Камиллеккә чикләр юк
Газетабызның алдагы саннарның берсендә чыккан керпе турындагы язмам шактый укучы күңеленә үтеп керде булса кирәк, һәркем үз фикерен әйтергә ашыкты. Сагынганнар, телефон да шалтырый, үземне күреп тә мактыйлар. Елмаешабыз... Чыннан да, юктан туган тема сайланган. Үземә дә ошады! Каян уеңа килә? Күпләр әнә шулай диләр. Анысын мин үзем дә белмим....
Газетабызның алдагы саннарның берсендә чыккан керпе турындагы язмам шактый укучы күңеленә үтеп керде булса кирәк, һәркем үз фикерен әйтергә ашыкты. Сагынганнар, телефон да шалтырый, үземне күреп тә мактыйлар. Елмаешабыз... Чыннан да, юктан туган тема сайланган. Үземә дә ошады!
Каян уеңа килә? Күпләр әнә шулай диләр. Анысын мин үзем дә белмим. Уйлап йөрисең дә, бер теркәп куела ул шулай. Ә язганда шунысын да уйлыйм: сүзләрем төгәл, кызыклы булсын, дим. Һәркемне җәлеп итәрлек булсын, тәрбия ягын да уйлыйсың, законнарын да чамалыйсың... Кимереп тә, чеметтереп тә аласы килә кайчак. Сүз уктай кадала. Шуңа, йомшак, гади сүзләр сайлыйсың... Эзләнәсең, эзлисең...
Кем ничектер инде, мин заманчарак кеше, язмаларны ноутбукта турыдан - туры җыям да, газетаның электрон почтасына салып та куям. Аллага шөкер, минуты белән хат килеп җитә, редакция хезмәткәрләре аша эшкәртелә, иләк аша үтә. Нәтиҗәдә җыйнак, матур гына мәкалә килеп чыга. Ә шома язучыларныкы туры газета битләрендә урын ала. Үз язганнарыңны матбугат битендә күрү ул - шундый зур бәхет! Моны хәбәрчеләр үзләре генә аңлыйдыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев