2027 елда пенсия 10,3 процентка артачак
2027 елда россиялеләрнең иминият пенсияләре ике тапкыр артачак – 1 февральдә һәм 1 апрельдә. Бер ел эчендә гомуми арту 10,3 процент тәшкил итәчәк, дип сөйләде РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Бессараб.