Поезд көнаралаш йөриячәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте.
Поезд составына биобәдрәфләр, кондиционерлар һәм индивидуаль розеткалар белән җиһазландырылган плацкарт һәм купе вагоннары керәчәк. Вагоннарның берсендә мөмкинлекләре чикләнгән пассажир һәм аны озата баручы кеше өчен урын каралган.
Татарстан башкаласы белән Мәскәү арасында йөрүче поездлар – «Россия тимер юллары» челтәрендә иң популярларыннан берсе, дип искәртте Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский.
Татар информ
Нет комментариев