Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
"Әтнә егетләре" гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Шарафиев Рамил Ренат улы) республикакүләм "Наш дом Татарстан/Татарстан безнең йортыбыз" бәйгесенең лауреатлары.
Бу җиңү – коллективның тырышлыгы, сәләтлелеге һәм татар халык музыкасының бай мирасын саклап, аны яңа буыннарга җиткерү юлында башкарылган эшләрнең югары бәясе. Ансамбльнең һәр чыгышы – ул тамашачыны милли рухка күмгән, көйләр аша тарихка, гореф-гадәтләргә сәяхәт иттергән матур бер күренеш.
Нет комментариев