27 март 2018 яңалыклары
-
Үз сүзеңне әйтәсең килсә, җыенга бар!
Бүген Яңа Әтнәдә ничә елга беренче тапкыр җыен үткәрелә. Нилектән, кем буласы? Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов, коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров... тагын бар әле. Безгә ник кирәк?-дияргә ашыкмагыз. 2013 елда булган бу авылда җыен, шуннан соң юк. Сезнең файдага бу, кыскасы, ике як өчен дә...
-
“Күпсенмик әле без...”
Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин исән булса, бүгенге хәлебезгә нинди бәя бирер иде икән? Килеп терәлдек, дисәләр генә инде. Ник дигәндә, "татар теле" дип язарга ярамый, "туган тел" дияргә кирәк. Чын үзебезчә җырларга ярамый, Европадан үрнәк алырга кирәк. Ярар, боларын йоттык, дөресрәге, йоттырдылар да ди, инде үз татарларыбыз, әдәби...
-
Бүген Халыкара театр көне
Бүген 27 март - Халыкара театр көне! Районыбызның барлык сәхнә осталарын, үзләрен шушы өлкәдә сынаучылар һәм Әтнә дәүләт драма театрының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезгә яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләп калабыз! Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала....
-
«Затлы» кафесының безнең өчен якын һәм кадерле булган җитәкчебез Минашева Зөлфия Таһир кызы шушы көннәрдә олы юбилеең билгеләп үтә
Хөрмәтле Зөлфия Таһир кызы! Елларны - айлар, айларны көннәр куалый-куалый гомер атыбыз тормыш үренә якынлашуын искерми дә калабыз. Гомернең күп вакыты эштә, хезмәттә уза, шуңа да бергә эшләгән хезмәттәшләр туганнар күк якын, кадерле кешегә әйләнә. Ә тату коллективны бер йодрыкта тоту - җитәкчедән, безнең мисалда ул сездән тора. Таләпчән дә,...
-
Буран көтелә
Бүген, 27 мартта, Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанда урыны белән буран чыгачак, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. татар-информ