«Затлы» кафесының безнең өчен якын һәм кадерле булган җитәкчебез Минашева Зөлфия Таһир кызы шушы көннәрдә олы юбилеең билгеләп үтә
Хөрмәтле Зөлфия Таһир кызы! Елларны - айлар, айларны көннәр куалый-куалый гомер атыбыз тормыш үренә якынлашуын искерми дә калабыз. Гомернең күп вакыты эштә, хезмәттә уза, шуңа да бергә эшләгән хезмәттәшләр туганнар күк якын, кадерле кешегә әйләнә. Ә тату коллективны бер йодрыкта тоту - җитәкчедән, безнең мисалда ул сездән тора. Таләпчән дә,...
Хөрмәтле Зөлфия Таһир кызы! Елларны - айлар, айларны көннәр куалый-куалый гомер атыбыз тормыш үренә якынлашуын искерми дә калабыз. Гомернең күп вакыты эштә, хезмәттә уза, шуңа да бергә эшләгән хезмәттәшләр туганнар күк якын, кадерле кешегә әйләнә. Ә тату коллективны бер йодрыкта тоту - җитәкчедән, безнең мисалда ул сездән тора. Таләпчән дә, шул ук вакытта кешелекле дә, сабыр да, шул ук вакытта тынгысыз да булуыгыз хезмәт уңышларына зур этәргеч, куанычлы эш нәтиҗәләре бирә. Киләчәктә дә бергә-бергә матур, тату итеп эшләргә, яңа хезмәт уңышларына ирешергә язсын. Гаилә бәхете, рух ныклыгы, озын гомер, саулык-сәламәтлек белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп гомер кичерегез.
Коллективны җылытучы
Кояшыбыз булыгыз.
Авырмыйча, абынмыйча,
Алга барсын юлыгыз!
Иң изге теләкләр белән сезне хөрмәт итеп
«Затлы» кафесының кызлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев