28 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр кимен куймады
"ЭХ, ОРНАШБАШ КИЧЛӘРЕ..." Авылыбызда традициягә әйләнгән кичке бәйрәм - "Эх, Орнашбаш кичләре..." тамашасы быел да үзгә булып күңел түрендә кабатланмас матур мизгелләр, хисләр генә калдырды. 2009 елдан бирле үткәрелә бездә бу бәйрәм. Кичке тамаша кызыклы яклары белән аерылып тора. Әйтик, эстрада җырчылары, салютлар дисеңме, яңа төр уеннар, кыскасы, яңалык була...
-
"Минем йортым - гөлбакча" - "Әтнә таңы"
Клара Кадимова, Чишмәле Сап авылы. Олы Мәңгәрдән Роза һәм Ильдар Хисматуллиннар ишек алды. Олы Мәңгәрдән Гөлшат Гарифҗанова ишек алды. Кәримова Гөлназ, Олы Әтнә авылы Фәридә Фәрит кызы Хәсәнова, Яңа Әтнә авылы Олы Әтнә авылыннан Лилия Хәйруллина Түбән Көектә яшәүче Әхмадуллина Гөлнисаның ишегалдындагы гүзәллек.
-
Әтнәдә 17 кеше алган
Ана капиталына тиешле 25 мең сум акчаның бирелә башлаганын хәбәр иткән идек. Бу көнгә районда 17 кеше әлеге акчаны алган инде. Бу хакта районның пенсия фонды хәбәр итте.
-
Әтнә мәчетендә дә шулай булачак
Республикабызның барлык мәчетләре каршында оештырылган курсларда бер әсбап буенча укытачаклар. Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә "Мәчетләр каршындагы курсларда дини тәрбия бирү буенча программа" өчен бердәм уку әсбабын булдыруга кагылышлы җыелыш та үткәрелгән. Сүз көз көне республиканың барлык мәчетләрендә башланачак курслар турында. Ел саен анда...
-
Әтнәдә урып-җыю дәвам итә
28 июльгә Әтнәдә 4079 гектар мәйданда урып-җыелды. Бу тиешле мәйданнарга карата 20 % тәшкил итә. Барысы 108283 центнер ашлык суктырып алынды. Әлегә уртача уңыш - 26,5 ц/га. "Тукай"да исә - 30,7 ц/га, ә "Ленин"да - 30 ц/га. Аерым культураларга килсәк, уҗым бодаеның чыгышы яхшы, гектарыннан 37,9 центнер тәшкил итә. "Ленин"да...
-
Әтнәләр, күп калмады
97 процент - исәптә Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Бу яктан безнекеләр, сөбханалла, өлгерәләр. Кичәге көнгә 5230 объект исәпкә алынган, бу 97 процентны тәшкил итә. Монысы планшетта исәпкә алынганы. Моннан тыш аерма килеп чыгып, 4 хуҗалык кәгазьдә исәпкә алынган. Исәпкә алынырга тиешле объект 5392 иде.
-
Әтнәдә лагерь ачылды
"Чулпан" лагере бүген кабат үзенең ишекләрен ачты. Бу юлы анда район мәктәпләрендә укучылар ял итәчәк. Араларында Казаннан кайткан кунак балалар да бар. Лагерь җитәкчесе Рамил Шәйхиев сүзләренә караганда, биредә барлыгы 44 бала ял итәчәк. Аларны районыбызның күренекле кешеләре белән кызыклы очрашулар, төрле уеннар, җыр - бию, сәяхәтләр көтә. Балаларның вожатыйлары...
-
Әтнәләрдән тәмле пирог
Сыер мае, 200 г он, 2-2,5 стакан йомырка, 2 шт шикәр комы, 1/2-1 стакан (тәме буенча) сода, 1 ч.к. ( уксус белән сүндерелгән) варенье, 5-6 а.к. Йомыркаларны юып, тирән савытта миксер яки кашык ярдәмендә күпертәбез. Әлеге массага сода, шикәр комы, сыер мае кушабыз,болгатабыз. Акрынлап кына он өстибез. Камыр куе булырга...
-
Әтнәләргә кирәк түгел…
Соцпакет- 2016: акчамы, пакетмы... Социаль пакет алу-алмауны сентябрь ае ахырына хәл итеп бетерергә кирәк була. Исегезгә кабат төшерәбез: киләсе елга дәүләт тарафыннан бирелә торган социаль пакетның бәясе күпме һәм ул үз эченә нәрсәләрне ала соң? Агымдагы ел өчен социаль пакетның бәясе 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Аның эчендә ге...
-
Әтнәләрне "Ватаным Татарстан" яза
Кемгә - табышы, кемгә - сагышы Лаеш районының Олы Кабан авылы читендә узган "Халыкара кыр көне" чарасында күпләп терлек асраучыларның зарын да ишетергә туры килде. "Итнең дә, сөтнең дә үзкыйммәте арта. Шуңа күрә, күпме генә тырышсак та, терлекчелектән керем азая бара. Югалтуларны техника җитештерүдән кергән табыш белән томаларга туры килә....
-
Әтнәләр, премия айга - 40 мең сум
Хөрмәтле редакция! Сезнең хәрби комиссариат турында язган язмаларыгызны кызыксынып укыйм. Куптән түгел контракт хезмәте турында да язган идегез. Шул хезмәттә үзе булган кеше бар микән, булса аның белән сөйләшеп бер язма әзерли алмассызмы? Хәрби комиссар кызыктыра билгеле, ә чынлыкта ничек икән?Барасы да килә, куркыта да. Расих, Әтнә районы Расих, синеңчә...
-
Әтнәләр, тагын да хәтәррәк
Әле генә яңгырдан соңгы зыянны рәтләп өлгермәдек, тагын да хәтәррәге булырга тора. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе, бүген, 28 июльдә, һава торышының бозылачагын хәбәр итә. Синоптиклар фаразлавынча, республиканың аерым районнарында кыска вакытлы яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималы бар. Яшен һәм явым-төшем вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга...