Әтнәләрне "Ватаным Татарстан" яза
Кемгә - табышы, кемгә - сагышы Лаеш районының Олы Кабан авылы читендә узган "Халыкара кыр көне" чарасында күпләп терлек асраучыларның зарын да ишетергә туры килде. "Итнең дә, сөтнең дә үзкыйммәте арта. Шуңа күрә, күпме генә тырышсак та, терлекчелектән керем азая бара. Югалтуларны техника җитештерүдән кергән табыш белән томаларга туры килә....
Кемгә - табышы, кемгә - сагышы
Лаеш районының Олы Кабан авылы читендә узган "Халыкара кыр көне" чарасында күпләп терлек асраучыларның зарын да ишетергә туры килде. "Итнең дә, сөтнең дә үзкыйммәте арта. Шуңа күрә, күпме генә тырышсак та, терлекчелектән керем азая бара. Югалтуларны техника җитештерүдән кергән табыш белән томаларга туры килә. Миллионнарча сум акча җилгә оча", - ди Мөслим районы "Агромастер" җәмгыяте җитәкчесе Илгиз Исламов.
Сөт җитештерүне киметүче "Соя-Кулаево", "Тәкәнеш" агрофирмасы, "Теләче-Агро", "Алексеевское" һәм кайбер башка хуҗалык белгечләреннән дә шундый ук сүзләрне ишеткәнем бар. Югыйсә дәүләт ярдәме дә аз түгел сыман. Хикмәт нәрсәдә? Әллә соң "Терлекчелек - табышлы тармак" дигән сүзләрнең эчтәлеге үзгәрәме? Бәя һаман кими Ни хикмәттер, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлар киресен раслый. 2016 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләр алган 37,02 миллиард сум акча кеременең 30 миллиард сумы - терлекчелек тармагыннан. Күп хуҗалыкларның ел әйләнәсендә төп табыш чыганагы да - терлекчелек.
Шуны исәпкә алыптыр, соңгы вакытларда Азнакай, Буа, Алабуга, Мөслим, Балык Бистәсе һәм башка кайбер район хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын арттыру, нәселен яхшырту мәсьәләләренә игътибар арта. Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек тармагы буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, хуҗалыкларда сөт, ит һәм башка төр продукция җитештерү күләме арта. Бу елның беренче яртысында гына да 884 мең тонна сөт, 217 мең тонна ит җитештерелгән. Димәк, хуҗалыклар ит һәм сөттән генә дә 27 миллиард сумнан артык акча кереме алган. Дөрес, чыгымнар да арта. Гади чагыштырып карау да аның җитештерүче файдасына түгеллеген раслый. Башка барлык төр җитештерелгән продукциянең бәясе әледән-әле өскә үрмәләгәндә, әйтик, сөт кабул итү хаклары ел башыннан алып 2,7 процентка кимегән. Россиянең "Авыл хуҗалыгында махсус исәп үзәге" белгечләре әйтүенчә, июль аеның икенче яртысына 1 литр сөтнең кабул итү бәясе 20 сумга калган. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан күренгәнчә, ил буенча да сөтне кабул итү бәясе төрле. Кайдадыр ул 24 сум, кайдадыр аннан да азрак. Хәер, бу яктан Татарстан эшкәртүчеләре дә калышмый. Биектау районы "Урак һәм Чүкеч" хуҗалыгы үз продукциясен 16,50 тиенгә сатса, Алексеевск районы "Лебяжье" мегафирмасы шундый ук сөтнең 1 килограммын 21,40 тиеннән озата. Тәтеш районы "Колос" агрофирмасының Ульяновск шәһәренә сөтнең килограммын ни сәбәпле башкалардан 3-4 сумга арзанрак итеп, 16 сумнан сатуы да аңлашылып җитми.
Тарткан атка йөк өстәлә
Республикада көн саен 3600 тоннадан артык сөт җитештерелә. Савым күләме буенча кукмаралыларга тиңнәр юк. Аларда һәр сыердан тәүлегенә уртача 20 килограмм сөт савалар. Чагыштыру өчен: Әтнә районы "Таң" хуҗалыгында бу күрсәткеч 24,5 килограмм булса, Питрәч районы "Соя-Кулаево" хуҗалыгында 7,3 килограмм тәшкил итә. Кайсыдыр хуҗалыклар барлык көченә җигелеп тартканда, кайберләре эленке-салынкы эшләүләрен дәвам иттерә. Әйтик, бүген тәүлегенә 205 тоннадан артык сөт җитештерүче Кукмара районы хуҗалыклары ел башыннан алып әлеге төр продукция җитештерүне 36 тоннага, көн саен 200 тоннадан артык сөт савучы Балтач уңганнары үз күрсәткечләрен 19 тоннага арттыра алган.
Әтнә, Актаныш, Арча, Саба, Азнакай, Әлки районы хуҗалыкларында да бернинди кыенлыкларга карамый, сөт җитештерү арта. Шул ук вакытта элеккеге елларда да бу юнәлештә сынатып килүче Чирмешән, Менделеевск, Бөгелмә районнары 20 - 28 тонна күрсәткече белән ризалашып яшәвен дәвам итә. Чистай районы хуҗалыкларында да сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда 10 тоннага кимегән. Халык хуҗалыгының бер генә тармагында да сөт җитештерүдәге кебек гаделсезлек юктыр. Зур хезмәт куеп җитештерелгән сөтеңне арзан бәядән алып, әллә ни чыгымнар чыгармый гына өч тапкыр арттырып сатуны күздә тотып әйтүем. Чит илләрдәге кебек табышның бер өлеше җитештерүчегә бирелсә, бәлки хуҗалыкларга җиңелрәк булыр иде югыйсә...
("Ватаным Татарстан", /№ 107, 27.07.2016/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев