Әтнәләр, тагын да хәтәррәк
Җәмгыять

Әтнәләр, тагын да хәтәррәк

Әле генә яңгырдан соңгы зыянны рәтләп өлгермәдек, тагын да хәтәррәге булырга тора. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе, бүген, 28 июльдә, һава торышының бозылачагын хәбәр итә. Синоптиклар фаразлавынча, республиканың аерым районнарында кыска вакытлы яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималы бар. Яшен һәм явым-төшем вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга...

Әле генә яңгырдан соңгы зыянны рәтләп өлгермәдек, тагын да хәтәррәге булырга тора.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе, бүген, 28 июльдә, һава торышының бозылачагын хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавынча, республиканың аерым районнарында кыска вакытлы яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималы бар.

Яшен һәм явым-төшем вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин

. Республикада һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 13-18, көндез 26-30 градус җылы булачак.

http://intertat.ru/


Нет комментариев