29 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
ГТО нормалары алынды
Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе укучылары, физкультура дәресләрендә ГТО нормалары да тапшырдылар.
-
Татарстанда М12 трассасы яңадан түләүле булды
Татарстанда М12 «Көнчыгыш» трассасы кардан тулысынча чистартылган, шуңа бәйле рәвештә түләү режимы кире кайта, дип хәбәр итәләр «Автодор»да.
-
Татарстанда «Мобиль сайлаучы» системасында тавыш бирүгә гаризалар кабул ителә башлады
29 гыйнвардан Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, «Мобиль сайлаучы» системасында президент сайлавында тавыш бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта республиканың күп функцияле үзәк искәртә. Аның аша гариза бирергә мөмкин.
-
Казанда гыйнварда айлык явым-төшем нормасының 175 проценты яуган
Казанда ике атнада – 17-28 гыйнварда айлык явым-төшем нормасының 122 проценты яуган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
-
Гаилә кыйммәтләре
Тематик чаралар мәхәббәт һәм тугрылык, сәламәтлек һәм иминлек, ата-аналарны хөрмәт итү, өлкәннәр һәм кечеләрне кайгырту, нәселне дәвам итү кебек традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән. Әлеге кыйммәтләр көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе.
-
60 ел бергә яшәү - үзе зур бәхет
2024 ел илебездә Президентыбыз В.В. Путин указы нигезендә Гайлә елы дип игълан ителде.
-
Гаилә ныклыгы - зур дәүләт ул
Гаилә — рухи кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы ул.
-
«Гаилә елы» дәвам итә
Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбендә «Гаилә елы»н ачу тантанасы узды.
-
Һава торышы
Хәерле дүшәмбе иртәләре белән. Аязучан болытлы һава көтелә. Кайбер урыннарда бераз кар явачак һәм томан сакланачак.