Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

«Гаилә елы» дәвам итә

Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбендә «Гаилә елы»н ачу тантанасы узды.

Килгән әниләр дә, укучылар да, кунаклар да бик кәнәгать иделәр. Уеннар да, биремнәр дә әлегәчә күренмәгән, яңалыгы белән кызыклы иде. Чараны оештыручы һәм матур итеп алып баручы директорның балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек һәм тәрбия буенча киңәшчесе Закирова Кадрия катнашучы гаиләләргә, укучыларга, булышкан укытучыларга рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды. Мондый чараларның әле алда да планлаштырылуы, үткәреләчәге турында әйтте. Командалар «Гаилә елы» эмблемасы ясадылар. Киләсе чарага өй эше итеп, шушы елга багышлап гимн язып карарга бирелгән. Инде аңа әзерләнү эшләре башланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев