Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Гаилә кыйммәтләре

Тематик чаралар мәхәббәт һәм тугрылык, сәламәтлек һәм иминлек, ата-аналарны хөрмәт итү, өлкәннәр һәм кечеләрне кайгырту, нәселне дәвам итү кебек традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән. Әлеге кыйммәтләр көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе.

Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасында "Гаилә кыйммәтләре" тематик кичәсе үткәрелде, анда әниләр һәм балалар чакырылды. Чара кысаларында шулай ук милли брошюраны бергәләп ясау буенча кызыклы мастер-класс үткәрелде.
Районның авыл мәдәният йортларында һәм клубларында "Гаилә -бәхет ачкычы","Дәү әнинең җылы кочагы-гаиләбезнең тату учагы","Гаилә-җылы учак" исемнәре астында тематик кичәләр, иҗат гаиләләре катнашында очрашулар, күп балалы гаиләләр белән очрашулар,"Әти,әни һәм мин" исемле спорт ярышлары, интеллектуаль "Могҗиза кыры" уеннары,Гаилә елын ачу уңаеннан "Килен төшерү" исемле концерт программасыузды.
Ш.Мәрҗани музеенда - Әтнә туган якны өйрәнү музее филиалында Комыргуҗа мәктәбе укучылары белән гаилә темасына тематик әңгәмә үткәрелде.
Сибгат Хәкимнең башка филиал-музеенда "шагыйрьнең гаилә реликвияләре" дигән музей дәресе уздырылды,ул Кулле-Киме мәктәбе укучылары татар халык шагыйре С.Хәкимнең гаилә кыйммәтләре белән таныштылар.
Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә "Безнең сәнгать мәктәбенең иҗади гаиләләре" дигән темага әңгәмә узды, анда мәктәп укучыларына Талантлы Шәрәфиевлар, Зәйнуллиннар, Һидиятуллиннар гаиләләренең чыгышлары тәкъдим ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев