29 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Мәчетебезне юдык без, изге гамәл кылдык без
. Укучылар, шимбә көнне өйләдән соң бер изге эш эшләп алмабызмы? Мәчеттәге ремонттан соң җыештырып, юып чыгарасы бар иде, булыша алмассызмы? - дип дәшүенә, тарих укытучысы Равил абыйга беравыздан ризалыгыбызны белдердек. Менә сәгать ике тулганда дус-ишләр белән шаярыша-шаярыша мәчет каршына җыйналдык. Безне анда куанычы эченә сыймаган имамыбыз Ленар абый, мәэзин...
-
Әтнә укучылары интеллектуаль уен төрендә көч сынашты
Укучылар арасында узучы IX спартакиада кысаларында шахмат беренчелеге узды. Олы Әтнә мәктәбендә узган бәйгегә район мәктәпләреннән һәм Габдулла Тукай исемендәге техникумнан 15 команда килгән иде. Дөрес, 3 команда зачеттан тыш чыгыш ясады. Яшь буенча да чикләү бар иде, карарда расланганча 1998 елгы һәм яшьрәк шахматчылар чыгыш ясады. Командаларның күбесе яхшы...
-
“Татарстанның чиста урманнары”
Республикабызның Урман хуҗалыгы министрлыгы әнә шул исемдә акция игълан итте. Ул 15 апрельдән 15 июньгә һәм 1сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты- урманнарда уңай санитар-экологик атмосфера тудыру. Һәркайсыбыз белгәнчә, чөнки әлеге чара беренче тапкыр гына үткәрелми, бу вакыт аралыгында урманнарны чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан, ауган агачлардан, корып, сынып төшкән...
-
“Көтү чираты”– беренче!
Яхшы хәбәр "Парклар маршы"халыкара акциясе безнең өчен ят түгел, районыбыз мәктәпләрендә укучылар елның-елында бәйгенең төрле төрләрендә актив катнашып, республика күләмендә призлы урыннар алып киләләр. Быел да Түбән Көек урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илмир Фәтхрахманов "Парклар маршы-2014" нең "Лукоморье" балалар әдәби бәйгесенә "Көтү чираты" язмасы белән катнашып, республика күләмендә I...
-
Әтнәлеләр – «Җырлыйк әле» тапшыруында
26 сентябрь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм җыр яратучыларыбыз «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашып кайтты. 11 октябрь көнне аларның чыгышын ТНВ каналыннан карарга онытмагыз!