Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татарстанның чиста урманнары”

Республикабызның Урман хуҗалыгы министрлыгы әнә шул исемдә акция игълан итте. Ул 15 апрельдән 15 июньгә һәм 1сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты- урманнарда уңай санитар-экологик атмосфера тудыру. Һәркайсыбыз белгәнчә, чөнки әлеге чара беренче тапкыр гына үткәрелми, бу вакыт аралыгында урманнарны чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан, ауган агачлардан, корып, сынып төшкән...

 

 

Республикабызның Урман хуҗалыгы министрлыгы әнә шул исемдә акция игълан итте. Ул 15 апрельдән 15 июньгә һәм 1сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Акциянең максаты- урманнарда уңай санитар-экологик атмосфера тудыру. Һәркайсыбыз белгәнчә, чөнки әлеге чара беренче тапкыр гына үткәрелми, бу вакыт аралыгында урманнарны чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан, ауган агачлардан, корып, сынып төшкән ботаклардан чистарталар, нинди изге гамәл кылып була, барысы да эшләнә бу чорда. Һәм кемнең теләге бар, һәркем катнаша ала.

Гадәттә безнең җирлектә бу акцияне "Ашыт" сакланышы инспекторлары башлап йөри, авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары бик теләп кушыла. Зур урманнар булмаса да, агачлар утыртылган полосалар, куаклыклар җитәрлек. Быел бу изге гамәлне көзге фасылда районыбызда Түбән Көек урта мәктәбенең VI сыйныф укучылары башлап җибәрде. "Ашыт"сакланышы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов, Аделина Мөхәммәтҗанова, Түбән Көек урта мәктәбенең биология укытучысы Флера Шакирова җитәкчелегендә укучылар авылның Шимбер ягына киткән юл янәшәсендәге урман полосасын чистарттылар. Махсус кепка, ябынгыч-альяпкычлар киеп алган егет-кызлар үзләреннән зуррак кара пакетлар күтәреп агачлыкка кереп киттеләр. "Йөриләр шунда", дип уйлаучылар да булгандыр, тик укучылар бик тырыш булып чыктылар, күзләре җете, читтәрәк өелеп яткан чүп-чарларны да калдырмадылар, капчыклар тиз тулды. Үзләре кадәр капчык сөйрәп чыккан укучыларга сокланып та, гаҗәпләнеп тә карадым. "Бу ауган агачларны кемнәр алыр икән?", дип тә борчылдылар балалар, юл кырыена тезелеп куелган капчыклар язмышы да кызыксындырды аларны. Күңел тынычлыгы өчен башлаган эшнең төгәлләнүе дә кирәк шул. Ә җыйналган чүпләрне Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтгалиев чүплеккә илтәчәкләрен әйтте.

Мәктәп укучылары башлаган әлеге матур башлангычка районыбыз белән кушылсак та начар булмас. Урман-полосалар белән беррәттән урамнарны, әйләнә-тирәләребезне дә җыештырасыбыз бар әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев