Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары интеллектуаль уен төрендә көч сынашты

Укучылар арасында узучы IX спартакиада кысаларында шахмат беренчелеге узды. Олы Әтнә мәктәбендә узган бәйгегә район мәктәпләреннән һәм Габдулла Тукай исемендәге техникумнан 15 команда килгән иде. Дөрес, 3 команда зачеттан тыш чыгыш ясады. Яшь буенча да чикләү бар иде, карарда расланганча 1998 елгы һәм яшьрәк шахматчылар чыгыш ясады. Командаларның күбесе яхшы...

Укучылар арасында узучы IX спартакиада кысаларында шахмат беренчелеге узды.

Олы Әтнә мәктәбендә узган бәйгегә район мәктәпләреннән һәм Габдулла Тукай исемендәге техникумнан 15 команда килгән иде. Дөрес, 3 команда зачеттан тыш чыгыш ясады. Яшь буенча да чикләү бар иде, карарда расланганча 1998 елгы һәм яшьрәк шахматчылар чыгыш ясады. Командаларның күбесе яхшы уеннар күрсәтте. Әйтик, әгәр гомуми зачетта чыгыш ясаса, Олы Әтнә-2 командасы II урын ук алыр иде.

I урынны Ринат Галиуллин, Булат Җамалов, Роза Кадыйрова составындагы Олы Әтнә-1 командасы яулады. Дөрестән дә бу команданың өстенлеге сизелерлек булды. Гомуми зачетта составында Инсаф Әкбәров, Әмир Закиров һәм Гөлчәчәк Әкбәрова уйнаган Яңа Шашы командасы II урын алды. III урында Мәңгәр командасы булды: Риназ Шакиров, Марсель Мусин, Ләйлә Галиева эчтәлекле уеннар белән сокландырдылар. Биредә командаларның тренерларын телгә алу урынлы булыр. Бәйгедә судья ролен дә үтәгән, Олы Әтнә егете Раил Шакиров турында күпләр хәбәрдардыр. Район күләмендә узган һәртөрле бәйгедә җиңүчеләрнең зур күпчелеге шушы тренер шәкертләре.Яңа Шашыдан - Илшат Әсфанов һәм Динар Сәгъдиев, Олы Мәңгәрдән Алсу Камалетдинова да яхшы командалар туплаганнар. Дамир Галиәхмәтов җитәкчелегендәге Түбән Көек командасы да шактый көчле күренде: IV урын яулады.

Шәхси беренчелек нәтиҗәләренә күз салыйк.Ир-малайлар: I. Айнур Гәрәев, Олы Әтнә-2. II. Булат Җамалов, Олы Әтнә-1. III. Инсаф Әкбәров, Яңа Шашы. Кызлар: I. Роза Кадырова, Олы Әтнә-1. II урынны берьюлы 3 шахматчы бүлеште. Өстәмә уеннардан соң, икенчелекне Олы Әтнәдән Алинә Мөхәммәтова алды. III урында Күңгәр командасыннан Рәзилә Газизова булды.

Бәйгенең тантаналы өлешендә районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясап, шахматның бердәнбер интеллектуаль спорт төре булуын истә тотарга чакырды. Җиңүчеләрне генә түгел, катнашучыларны ихлас котлады.

Ә Раил Шакиров исә:

  • Аерым уеннарны һәм чыгыш ясаучыларның, шулай ук биредә катнашырга теләүчеләрнең күплеген күзаллаган хәлдә, яшь, өметле уенчыларны аерым җыеп шөгыльләнергә кирәк, - дип нәтиҗә ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев