30 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Бер айдан артык эзлиләр
Соңгы тапкыр ханымны 2017 елның 21 декабрендә Чаллы шәһәрендә 32 комплекста күргәннәр. Чаллы шәһәрендә 43 яшьлек Айгөл Әсләмова югалган, дип яза "Челнинские известия" газетасы. Ханым кара куртка, зәңгәр джинс чалбар кигән була. Уң як яңагында шрам бар, уң күзе тартышып тора. Хатын-кызның кайда икәнлеге турында белүчеләр булса, 8 965-627-38-81, 8...
-
Төнге авариядә биш кеше зыян күргән, берсе һәлак булган
Казанның Ямашев проспекты һәм Мусин урамы чатында «Жигули» һәм «Киа» автомобильләре бәрелешкән. (Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Яңа Савин районындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына бу хәлне үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте. 7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат сәркатибе мәгълүматлары буенча, тагын биш зыян күрүчене...
-
Шәкәнәчкә, Җөлбигә, Кече Әтнәгә дә юл бар
"Идеаль үк булмаса да, Олы Әтнә авыл җирлегенә караган авыллар урамнарында юл бар. Һәрхәлдә йөреп була. "Агрохим" оешмасының 2 тракторы, коммуналь хуҗалык оешмасының бар тракторлары авыл урамнарын кардан чистартып торалар бүген. Төрле җире бардыр, чистартып китүгә карны тутыра да торгандыр, тик тракторчылар үз эшләрен намус белән башкаралар..."- ди Олы Әтнә...
-
"Татарлар" тапшыруын карагыз...
Бу хәбәрне уку белән телевизорлар каршына күчеп утырыгыз. "Татарлар" тапшыруында, "ТНВ-планета"да 17.30 сәгатьтә башлана.Әтнә районын күрсәтәчәкләр. Билгеле инде хоккей булмаса. 18.00 сәгатьтә дә бар әле...
-
Яңа Шашы мәктәбендә – Нурия апа, Эдгар, Тәнзилә...
Балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның 85 еллык юбилеен районыбыз белән билгеләп уздык. Һәр мәктәптә, авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә әлеге дата уңаеннан күпләп чаралар уздырылды. Әле дә дәвам итә. Бүген, 30 нчы гыйнвар көнне, Яңа Шашы мәктәбе укучылары якташ шагыйребез Хәкимҗан Халиковның тормыш иптәше Нурия ханым, аларның ике оныклары Тәнзилә һәм Эдгар...
-
Туңдыргычтагы кура җиләген алыр вакыт
Салкын тиеп авырый калганда, табибларыбыз туңдыргычтагы катырылган җиләк-җимешләрне кулланырга киңәш итә. "Даруларга тотынганчы, табигать нигъмәтләреннән башларга кирәк. Кура , карлыган, юкә чәчәге, суган, сарымсак, күп сыеклык эчәргә кирәк..." - диләр алар. Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге...
-
Этләрне ауладылар
Урамнарда бәйсез йөргән этләр күбәйде дип борчылмаган сирәктер. Чөнки аларны кичен дә, көндезен дә очратырга була иде. Әле дә юк түгел. - Шушы көннәрдә бер партия этләрне җыйнау оештырылды. Тик аларны аулау җиңел түгел, качалар. Шулай да байтагын тота алдык. Күзәтеп карыйк, икенче тапкыр эт аулаучыларны өерләре белән йөри башлагач...
-
Түбән Бәрәскәдә күл чистарталар
Авылның мәктәп янындагы күлен чистарталар. Бу күлне чистартуны көз көне үк башлаганнар иде. Ләмнән һәм башка чүп-чардан чистартуның яртысы башкарылган иде. Калган яртысын бүгенге көндә дәвам итеп, аны тирәнәйтәләр. "Аллага шөкер, авылны яшәртү, табигатьне саклау өчен бар көчен куйган хуҗалыгыбызның эше гөрләп торсын, өлкәннәребез исән булсын. Бабайларыбыз һәр эшкә фатихасын...
-
500 сумга кадәр җитәме?
Финанс министрлыгы 2018 елда куәтле хәмергә бәя артмаячагын җиткерде Ваклап сату бәясен формалаштырганда акцизлар гына түгел, чимал, логистикага чыгымнар да исәпкә алына. Россия Финанс министрлыгы 2018 елда куәтле хәмер һәм коньякны минималь ваклап сатуда бәяне арттыруга сәбәп тапмавын белдерде. Бу хакта журналистларга Россия Финанс министрлыгының акцизлар бүлеге җитәкчесе Нина Нечипорчук...
-
Акчагыз күп булса гына, урамга шакшы су...
Яшерен-батырын түгел, өйдәге бар шакшыны урамга чыгаручылар бар, шул исәптән өйдә җыйналган шакшы суны да чиләкләп урамга түгәләр. "Минем түккәнем юк", дип әйтергә ашыгабыз инде. Тик кыш көне кем түккәнен сорап торасы юк, капка төбе алдындагы урам үзе әйтеп тора, чөнки ул бозланып ката. - Әйтеп тә, күз йомып та...
-
Татарстанда “Уңайлы мохит” программасы буенча 900 объект җайлаштырылган
2018 елда 25 объектта физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудырылачак. (Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда "Уңайлы мохит" программасы буенча 872 объект физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган. Соңгы җиде елда әлеге юнәлештә беренче чиратта сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү, мәдәният объектларында тиешле уңайлылыклар тудырылды....
-
Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесенең финалына үткән татарстанлыларга җиңү теләде
Татарстан Президентының Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуы ТР Хөкүмәте йортында узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» Бөтенроссия бәйгесенең финалына үткән биш татарстанлыга уңышлар теләде. Очрашу бүген республика Хөкүмәте йортында узды. Конкурс РФ Президенты Администрациясе тарафыннан узган елның октябрендә игълан ителгән иде. Анда 200 меңнән артык җитәкче үз көчләрен сынап...
-
Әтнә – сөт җитештерүдә алдынгы районнар исемлегендә
Татарстанның дүрт районы сөт җитештерүдә узган елдан калыша Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары күрсәткечләре узган елга караганда ким. Татарстанның дүрт районы Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары сөт җитештерүдә узган елгы күрсәткечләрдән калыша. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанда бер көнгә уртача 3304,6 тонна...
-
Олы Әтнә авылында яшәүче Мәүлиев Эльбрус Илдус улының 30 гыйнвар көнне 50 яшьлек юбилее!
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Син безнең тормышыбыз терәге, нигезебез ныклыгы, янәшәбездә синдәй әтиебез булу белән без бик бәхетле. Киләчәктә дә сиңа ныклы сәламәтлек, бер кайгысыз имин көннәр, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, әниебез белән тигезлектә, муллыкта бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Яшьнәп яшәү сиңа көч өстәсен, Гел...
-
Олы Әтнәдә яшәүче Мүәлиев Эльбрус Илдус улының 30 гыйнварда 50 яшьлек юбилее
Без сине туган көнең белән тәбрик итәбез. Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, оныгыңның бәхетенә куанып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын, тормыш иптәшең Гүзәлия белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Салкын, карлы кышта тусаң да син, Яз кояшы һәрчак күңелеңдә. Һәрвакытта...