Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Шашы мәктәбендә – Нурия апа, Эдгар, Тәнзилә...

Балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның 85 еллык юбилеен районыбыз белән билгеләп уздык. Һәр мәктәптә, авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә әлеге дата уңаеннан күпләп чаралар уздырылды. Әле дә дәвам итә. Бүген, 30 нчы гыйнвар көнне, Яңа Шашы мәктәбе укучылары якташ шагыйребез Хәкимҗан Халиковның тормыш иптәше Нурия ханым, аларның ике оныклары Тәнзилә һәм Эдгар...

Балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның 85 еллык юбилеен районыбыз белән билгеләп уздык. Һәр мәктәптә, авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә әлеге дата уңаеннан күпләп чаралар уздырылды. Әле дә дәвам итә.

Бүген, 30 нчы гыйнвар көнне, Яңа Шашы мәктәбе укучылары якташ шагыйребез Хәкимҗан Халиковның тормыш иптәше Нурия ханым, аларның ике оныклары Тәнзилә һәм Эдгар белән очраштылар. Билгеле инде әлеге чарада шагыйрьнең туганы Мөхәммәтҗан абый Халиков белән Роза апа Халикова да, мәктәп директоры Илгиз Мөхәммәтҗан улы Халиков та катнаштылар.

Мәктәп коллективы тарафыннан оештырылган бу чараны мәктәп укучылары бик җылы кабул иттеләр. Шагыйрьнең тормыш иптәшенә дә, туганына да яраткан язучыбызның яшәешенә, иҗатына кагылышлы сорауларны күпләп бирделәр. Эдгар сайтын ясаган, укучыларга аны ачып күрсәтте. Тәнзилә дә бабайсы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

"Хәкимҗан Хәликовның татар әдәбиятына керткән саллы өлешен онытмагыз, бүгенге көндә дә актуаль булган иҗатын яхшылап өйрәнегез, шигырьләрен укыгыз, аның шигырьләре күп, буш, мәгънәсез шигырьләр түгел, алар эш сөяргә өйрәтәләр...."- дип сөйләде кунакка кайткан Нурия ханым.

Укучылар "Нәселегездә аның эшен дәвам итүчеләр бармы?" дип тә кызыксындылар.

- Дәвам итүчеләр юк, мин үзем гомерем буе медицина өлкәсендә эшләдем. Кызлар да шул өлкәдә. Оныкларыбыз да бабалары юлын сайламады. Шулай да аларда бабаларына охшап, җор сүзлелек, тапкырлык бар. Күп сөйләмиләр, соңыннан бер сүз, җөмлә генә әйтәләр. Нечкә күңелле, таләпчән иде Хәкимҗан, балаларны татарча аралашырга, телне белергә өйрәтте. Шуңа күрә, оныкларым да татар телен яхшы беләләр...- дип горурланып сөйләде Нурия ханым. Ул үзе дә 1941 ел баласы. Гомере буе эшләгән дә, эшләгән.

"Шагыйрьнең туганнары, якыннары белән аралашу балаларда әйтеп бетермәслек җылы тәэсирләр калдырды....- ди мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Фәйзуллина да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев