Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

500 сумга кадәр җитәме?

Финанс министрлыгы 2018 елда куәтле хәмергә бәя артмаячагын җиткерде Ваклап сату бәясен формалаштырганда акцизлар гына түгел, чимал, логистикага чыгымнар да исәпкә алына. Россия Финанс министрлыгы 2018 елда куәтле хәмер һәм коньякны минималь ваклап сатуда бәяне арттыруга сәбәп тапмавын белдерде. Бу хакта журналистларга Россия Финанс министрлыгының акцизлар бүлеге җитәкчесе Нина Нечипорчук...

Финанс министрлыгы 2018 елда куәтле хәмергә бәя артмаячагын җиткерде

Ваклап сату бәясен формалаштырганда акцизлар гына түгел, чимал, логистикага чыгымнар да исәпкә алына.

Россия Финанс министрлыгы 2018 елда куәтле хәмер һәм коньякны минималь ваклап сатуда бәяне арттыруга сәбәп тапмавын белдерде. Бу хакта журналистларга Россия Финанс министрлыгының акцизлар бүлеге җитәкчесе Нина Нечипорчук җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

0,5 литр аракыга минималь бәя - 205 сум, 0,5 литр коньяк 371 сум тора.

"Минималь ваклап сатуда бәяне арттыру, кагыйдә буларак, акцизлар арту белән бәйле. Якындагы ике елда акциз бәяләре "катырылган", шунлыктан минималь ваклап сатуда бәяне арттыруга сәбәп юк", - дип билгеләп үткән ул.

Нечипорчук ваклап сату бәясен формалаштырганда акцизлар гына түгел, чималга, логистикага киткән чыгымнар да исәпкә алынуын өстәп әйткән. Шулай да, аның бәяләвенчә, болар бәя арттыруга китермәячәк.

Исегезгә төшерәбез, кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында 2018 елда 0,5 литр коньякка минималь бәя 500 сумга кадәр җитәргә мөмкин, дигән хәбәр таралган иде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/29/156978/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев