Аллаһ ни өчен яраткан кешесенә сынаулар бирә?
Әлеге сорауга җавапны Алмаз хәзрәт Сафин вәгазе нигезендә яктырту дөрес булыр.
“Кеше сынауны җиңел кабул итсен өчен түбәндәге хакыйкатьне аңларга тиеш:
1.Аңа килгән сынау дөньяны барлыкка китергәнчегә хәтле 50 мең ел элек Аллаһ Тәгалә тарафыннан язылып куелган иде. Шуңа күрә аннан берничек тә котылып булмый. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Аллаһ Тәгалә җан ияләренең язмышларын күкләрне һәм җирне барлыкка китергәнчегә хәтле 50 мең ел элек язды. Бу вакытта Аның тәхете су өстендә иде» (Мөслим, № 6919).
2.Бу дөньяда бөтен кеше дә сынау күреп яши, беркем дә аннан имин түгел. Шуңа кеше, сынауга дучар булучылардан гыйбрәт алып, тормышын дәвам итәргә тиеш. Чөнки бәла-каза күреп яшәүчеләрдән гыйбрәт алу, аңа үзенә килгән сынауны үткәреп җибәрергә җиңеллек бирә.
3.Сынауларга сабыр итүче кешеләргә Аллаһ Тәгалә бик күп әҗер-савап бирә. Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Бары тик сабыр итүчеләргә генә әҗер-саваплар хисапсыз биреләчәк» (Зүмәр – 10). Мәсәлән, Әюб пәйгамбәр 18 ел буе төрле бәла-каза һәм авырулар белән сыналды. Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Әюбнең Раббысына «Дөреслектә, миңа авыру кагылды һәм Син Рәхимлеләрнең иң рәхимлесе» дип дога кылган вакытны искә төшер» (Әнбия – 83). Шушы сынауларны сабырлык белән уздырганы өчен Аллаһ Тәгалә аны мактап шулай ди: «Дөреслектә, Без аны сабыр итүче кеше буларак таптык. Нинди яхшы кол ул. Дөреслектә, ул (Аллаһка тәүбә итеп) кайтучы» (Сад – 44). Әюб пәйгамбәр саулык-сәламәтлеге, байлыгы, балалары белән сыналган вакытта иң күркәм рәвештә сабыр итте. Ул кешеләргә Аллаһ Тәгаләдән зарланмады, ә бары тик Аны мактавын һәм Аңа гыйбадәт кылуын дәвам итте. Менә шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә аны «Нинди яхшы кол ул» дип атый. Кайбер кешеләр бәла-казага дучар булгач һәм авырлыклар белән очрашкач, үз-үзләрен кулда тота алмыйлар, зарланалар, Аллаһ Тәгаләне гаделсезлектә гаеплиләр. Шул сәбәпле Аллаһ Тәгалә каршында үз дәрәҗәләрен төшерәләр. Авырлык белән сыналу вакытында Әюб пәйгамбәр гел Аллаһ Тәгалә белән элемтәдә булды. Ул Аннан үзе өчен кимчелек дип санаган гамәлләрен гафу итүне сорады, һәрвакыт та Аңа гыйбадәт кылды һәм Аннан өметен өзмәде. Менә шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә аның турында «Дөреслектә, ул (Аллаһка) кайтучы» дип әйтә. Риваять ителгәнчә, Әюб пәйгамбәр кайгы-хәсрәт килгән саен «Йә Аллаһ! Син бирдең һәм Син алдың» дип әйтә торган булган.
4.Аллаһ Тәгалә кешене зуррак сынаудан саклап калу өчен кечкенә сынау белән сынарга мөмкин.
5.Кешегә сынау килү Аллаһ Тәгаләгә якынайтучы гамәлләргә ишек ача: сабырлык күрсәтүгә, Аллаһның рәхмәтенә өметләнүгә.
6.Кеше, сынау килгәнчегә хәтле, хәерле гамәлләрне күп кылмаска мөмкин. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә аның җәннәттәге дәрәҗәсен күтәрү һәм изге гамәлләрне күбрәк кылуга этәрү өчен төрле сынаулар җибәрергә мөмкин.
7.Кайбер кешеләр сынаулар килгәнчегә хәтле Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылмыйча, гөнаһларга батып яшәргә мөмкин. Шуңа Аллаһ Тәгалә бу кешене сынаулар аркылы Үзенә якынайта.
Әгәр дә мөселман кешесе сынауны җиңел үтәргә теләсә, Ислам динендә күрсәтелгән түбәндәге гамәлләрне үтәргә тиеш:
– Сынауны Аллаһтан дип кабул итеп, аның белән килешү;
– Ислам динендә күрсәтелгән гамәлләрне үтәп, Аллаһның әмеренә каршы килмәү, Аңа ачуланмау һәм заманны сүкмәү;
– Сынауны узу өчен бөтен чараларны да куллану;
– Аллаһ Тәгаләдән кылган гөнаһлар өчен гафу итүне сорау һәм дога кылу.
Галимнәр, дога бәла-казаны туктатучы сәбәп булып тора, ди. Әгәр дә ул килергә тиешле бәла-казадан куәтлерәк булса, ул аны туктата, әгәр дә бәла-каза килүнең сәбәбе көчле булса, ул аны туктата алмый, ә бары тик җиңеләйтә генә. Аллаһ Тәгалә бәла-каза, сынаулар килгән вакытта сабыр итүчеләрнең дога кылу рәвешләрен хәтта Коръәндә дә китерә: «Кайгы-хәсрәтләргә сабыр итүчеләрне әҗер-савап белән шатландыр. Әгәр дә кайгы килсә, алар: «Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи раҗигуун»– «Дөреслектә, без Аллаһныкы һәм без Аңа кайтачакбыз», — дип әйтәләр» (Бәкара: 155-156). Әгәр дә кеше сынау вакытында шушы доганы укыса, Аллаһ Тәгалә аның хәлен җиңеләйтә һәм яхшы якка үзгәртә. Моңа мисал буларак Юныс пәйгамбәрне китерергә мөмкин. Ул, Аллаһ Тәгаләнең рөхсәтеннән башка, халкын ташлап киткәнгә күрә балык карынына эләгә. Бу аңа Аллаһ Тәгаләдән бер сынау булды. Менә шул вакытта ул Аллаһ Тәгаләгә: «Ләә иләәһә илләә әнтә, сүбехәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин», – дип дога кылды (Әнбия – 87). Мәгънәсе: «Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер зат та юк. Дөреслектә, мин гөнаһлар кылып, үземә гаделсезлек кылучылардан булдым».
– Сынау килгән кешегә нәфел намазын уку сөннәт гамәл булып санала. Бер хәдистә шулай дип әйтелә: «Әгәр дә Мөхәммәд (с.г.с)нең берәр нәрсә эчен пошырса, ул намаз укый иде» (Әхмәд).
–.Сәдака бирү. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Чирләрегезне сәдака белән дәвалагыз» (Әбү Давыд). Ибн Дәкыкъ әл-Гыйд шулай ди: «Бу хәдистә хәвеф-хәтәр төшү куркынычы булганда, бәла-казаны туктату өчен, сәдака бирү мөстәхәб булуына дәлил бар».
– Коръән уку. Аллаһ Тәгалә Коръән укуның файдасы турында шулай ди: «Һәм Без Коръәннән мөэминнәргә шифа һәм рәхмәт булучы нәрсәне иңдерәбез» (Исра – 82)”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев