Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Аллаһы Тәгалә безнең тормышыбызны үзгәртә

Риваять

Оныгы белән бер карт кына бабай яшәгән. Ул һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган. 
Оныгы да аңа ошарга тырышкан. Оныгы: «Бабай, мин Коръән китабын синең кебек укып барырга тырышам, әмма мин аның мәгънәсен аңламыйм. Мин китапны ябу белән, ятлаган әйберләрем башымнан чыга. Шулай булгач, аны укып ни мәгънә?» – дип сорый. Мичкә  күмер сала башлаган бабасы, туктап: «Бар, улым,  күмер кәрҗинен ал да, елгага төшеп, су алып мен», – дип әйтә. Оныгы шулай эшли дә: ул кәрҗинне алып, су алып менәргә төшеп китә. Ул тау башына менеп җиткәнче, су кәрҗиннән агып бетә. Моны күреп, бабасы елмаеп куя һәм: «Син тизрәк йөр», – дип әйтеп, оныгын кабаттан суга озата. Малай тизрәк атласа да, тау башына менеп җиткәнче, кәрҗин буш була. Бабасына суны кәрҗиндә алып менеп булмаганын әйтеп, малай чиләк артыннан китә. Бабасы моны күреп: «Әмма миңа бер кәрҗин су кирәк, миңа бер чиләк су кирәкми. Син эшләргә теләмисең генә», – дип каршы төшә. Оныгы бу хәлнең мөмкин түгеллеген исбатлар өчен, кабаттан елга буена төшеп китә. Ул кәрҗинне су белән тутырып ала да, бар көченнән бабасы янына чаба башлый. Әмма, менеп җиткәнче, су агып беткән була.
Хәле тәмам беткән малай бабасына: «Менә, әйттем бит, файдасыз эш бу!» – дип зарлана. «Файдасыз дип уйлыйсыңмы? Кәрҗинеңне кара әле!» – ди хәйләкәр карт. Малай кәрҗинен караса, күмер тутырып йөртүдән каралган кәрҗиннең эче дә, тышы да чип-чиста булган, юылган. «Менә улым, Коръән укыганда да шулай була. Син укыганыңны аңламаска, хәтереңдә калдыра алмаска мөмкинсең. Әмма, аны укыганда син чистарынасың. Ул сине эчтән дә, тыштан да чистарта, иманыңны ныгыта. Менә шулай итеп Аллаһы Тәгалә безнең тор­мышыбызны үзгәртә», – дип, бабасы оныгының ба­шыннан сыйпый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев