Никах мәҗлесендә теләк-нәсыйхәт
Дин һәм без

Никах мәҗлесендә теләк-нәсыйхәт

Ришат Курамшин.

Аллаһның рәхмәте, хикмәтле әмере
Тормыштагы һәрбер очрашу.
Кисеште язмышлар, бәйләнде йөрәкләр,
Нәтиҗә – никахлы кавышу.

Бу затлы, мөбарәк мәҗлестә яшь парга
Тик изге теләкләр әйтелер.
Шуларга кушылып догадай ирешсен
Бу санлы нәсыйхәт һәм зикер.

“Бер” саны Аллаһның берлеген искәртеп,
Гыйбадәт кылырга этәрсен,
Бердән-бер илаһка итагать - табыну
Абруйны югары күтәрсен.

Биш саны аңлата исламның асылын,
Чагыла ул биш нык терәктә:
Шәһадәт һәм намаз, ураза, хаҗ, зәкәт
Төп урын алсыннар йөрәктә.

Белергә сез тиеш иманның шартларын:
Барлыгы җиде шарт, тик җиде,
Ләкин рәсүлебез: “Шуларга ышанган
Кешеләр җәннәтле, шәт, диде.

Биш нигез үтәлсен, җиде шарт гомергә
Шәфкатьле күңелдә саклансын,
Саннарда чагылган хак иман ачтырсын
Җәннәтнең сигез капкасын.

Ярдәмчел булырга, сәдака бирергә
Табарга ниятләгез җаен.
Уңыштан гошерне – уннан бер өлешен
Илтегез мохтаҗга ел саен.

Байлыкка ирешеп, күләме тиңләшсә
Алтынның сиксән биш граммына,
Кырыктан бер өлеш зәкәте елга бер
Бирелсен фәкыйрьләр хакына.

Рамазан аенда утыз көн ураза
Тотарга мөмкинлек бирелсен,
Мең айдан хәерле һәр Кадер кичендә
Гыйбадәтләр кабул ителсен.

Тормышта кыенлык, сынаулар да булыр,
Барысы лаеклы үтелсен,
Һәр сорау - мәсьәлә Аллаһка сыенып
Бер дога белән хәл ителсен.

Сынаулар гөрелдәп торганда җаныгыз
Кайгырып борчылса бик каты,
Тынычлык табарга булышыр Аллаһның
Туксан тугыз исем-сыйфаты.

Коръәннең йөз үндүрт сүрәсе мәгънәсен
Күңелгә сеңдереп яшәгез.
Шул хикмәт-нәсыйхәт сәбәпле һәрчакта
Куандырып торсын яшегез.

Һәр яшьтә гәүдә өч йөз алтмыш буынның
Сәламәт булуын гел тойсын,
Исән-сау йөрегез – тәнегез җылысы
Утыз алты да алты булсын.

Бәхетле пар булып, ике җан бер булып,
Сез саклагыз күңел җылысын.
Изгелек яшәгән шул нурлы күңелдә
Мәхәббәт чәчкәсе сулмасын.

Сөекле балалар – гаилә бәхете,
Әтиләр-әниләр хөрмәте.
Сабыйлар күп тусын, тәүфыйклы, сау булсын,
Көчәйсен мөселман өммәте.

Яшәсен лә милләт, ныгысын һәр нәсел,
Куерсын шәҗәрә агачы.
Мәңгелек тормышка киткәннәргә булсын
Балалар ихласлы догачы.

Бу затлы, мөбарәк мәҗлестә яшь парга
Без телибез бәхет-сәгадәт,
Тик шуны онытмыйк: чын Бәхет ул – Иман,
Ихластан кылынган гыйбадәт.

Аллаһка инанып һәм Аңа буйсынып
Яшәргә тырышыйк гамәлдә...
Тәбриклибез сезне! Ә шушы нәсыйхәт
Гомергә саклансын күңелдә.
Тәбриклибез сезне! Ә шушы нәсыйхәт...
Гомергә саклансын күңелдә…

Догалар

 


Нет комментариев