Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

50 ел бергә

Күңгәр авылыннан Гәбделфәт абый,Разия апай Ганиевлар турында язып китик әле.

Күңгәр аптекасына мөдир итеп җибәрелгән яшь белгеч - Разия дигән кызга армиядән кайткан Габделфәтнең күзе төшми калмагандыр. Тик беренче очрашу-танышу 1973 елның сентябрендә дусларының туган көнендә була. Бер ел очрашып йөргәннән соң, алар 1974 елның 23 октябрендә өйләнешәләр.
Габделфәт абый башта хезмәт укытучысы, аннан Күңгәр больницасында хуҗалык мөдире, соңрак күмәк хуҗалыкта бригадир булып эшли.
Ә Разия апа сайлаган һөнәренә тугры калып, 41 ел аптекада мөдир булып тора.
Тормыштагы иң күңелле вакыйгалар дип, алар балалары - 3 уллары тууны саный. Бүгенге көндә 7 оныклары бар. Улларының - киленнәренең, оныкларының уңышларына сөенеп, тигез, матур гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев