Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Гаилә һәрбер кешенең иң асыл кыйммәтләренең берсе

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте. Шул уңайдан, гаилә елы кысаларында безнең Күәм авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, җәмгыятьнең төп элементы, кеше кыйммәтләрен, мәдәниятләрен һәм буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклаучы, тотрыклылык һәм үсеш факторын күрсәткән » Гаилә — бәхет ачкычы» исеме астында бәйге кичәсе оештырылды.

Гаиләле кешенең күңелендә һәрчак җылылык бөрки. Бербөтен булып, иң кадерле кешеләрең янәшәсендә яшәү, кешенең тормышта ирешкән иң зур урыны да әле. Һәрбер гаиләнең истәлекләргә бай үткәне, саклап, буыннан — буынга күчкән гореф- гадәте, бүтән беркемгә дә язылмаган киләчәге була. Учакны гел дөрләтеп торган гаилә башлыгы үзенең бар тырышлыгын гаиләсенә бирә. Әлеге кайнарлыкны суытмый, күмерен чәчми — түкми саклаган гаиләнең йөрәге дә була. Нәкъ менә шушы ике кеше тудырган гаилә, еллар үткән саен төпле нигезен булдырырга сәләтле.
Бәйге барышында, гаилә кыйммәтләрен, ныклыгын киң пропагандалаучы әсбаплар  барланды. Борчыган сорауларга җавап эзләү нисбәттеннән, бәйге шартларына туры килгән проблемаларга чишелеш эзләп, гаилә башлыкларының иҗади яктан талантларын ачып, аларга гына хас булган конкурслар белән тулыландырылды. Шулай ук бәйгедә, көчле затларыбыз өчен уйланылган: бала төрү, чәч үрү, аш — суга булган осталыкларын да тикшерделәр. Иң кадерле мирас — ул әлбәттә гаиләм ядкарьләре. Буыннан буынга килгән бишек тарихы, бишек җырлары белән беррәттән бәйрәм кичәсенә рухи җылылык өстәде. Ялыкмас өчен төрледән — төрле уеннар белән мавыгып, гаилә тормышында кирәк булган киңәшләр белән уртаклашып, кичәбезнең күңелле үткәне сизелмәде дә.  Гаилә белән үткәрелгән һәр көн, бергә башкарылган һәр эш — үзе бер тәрбия! Тәрбияне үзебездән — гаиләдән башлыйк!

Альбина Хакимова , Дусым мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев