Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Олы Мәңгәр авылында яшәүче Мөхәммәтшиннар гаиләсе спорттагы уңышлары белән дә сөендерә

Алга куйган планнары да зурдан.

Ирек һәм Гөлия Ильяр,  Ильдан һәм Тимерлан исемле бик күркәм 3 ул үстерәләр. Йөзләреннән нур балкып торучы әти-әнинең гаилә белән таныштыруны да шулардан башлавы һич гаҗәп түгел. Ирек Мөхәммәтшин исеме – күпләр өчен таныш исем. Ул районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе буларак кына түгел, район Сабантуеның алыштыргысыз баш батыры буларак та таныштыр күбегезгә!  Кешелекле, туры сүзле, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер торуы белән дан-хөрмәткә иреште ул.

Яшьләр икесе дә педагогик эшчәнлекләрен, сайлаган уку йортларының югары курсларында укыганда ук башлыйлар. Дөресрәге, Ирекне физкультура укытучысына ихтыяҗ кичергән туган мәктәбенә чакыралар. Берничә елдан Гөлия дә туган мәктәбенә кайтып укыта башлый. Шулай итеп хезмәт юлына башлангычны уку белән аралаштырырга туры килә аларга. Ирек укып бетергәч, Әтнәдәге “Полиция” бүлегенә эшкә керә. Гөлия исә, Олы Мәңгәр мәктәбенә химия һәм биология фәннәре укытучысы булып урнаша. Әле мәктәптә укыган елларны ук спорт чараларының берсеннән дә калмаган Гөлия өчен дә, Татарстан көллиятләре арасында узган турнирларда “Иң оста волейболчы” исемен алган Ирек өчен дә яңа этап башлана. Сүз уңаеннан искә алу урынлы булыр, әле берничә ел элек узган муниципаль хезмәткәрләр  арасындагы спартакиаданың волейбол ярышында да Әтнә командасы – 1 урын,  ә Ирек монда “Иң оста һөҗүмче” исемен яулый. Кыс­касы шул, озак еллар буе барган танышлык, Ирек белән Гөлияне ни­ках­лашуга илтә.

Тулырак газетабызның 31 саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев