Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Сайлауларга әзер бу гаилә

Кышлау авылында яшәүче Гөлсинә апаның 5 баласы бар. Ике улы - Равил һәм Рәшит.махсус хәрби оперция зонасында. Соңгысы: «Мин ничек өйдә ятыйм инде, бер кешенең булса да гомерен саклап калырмын», - дип үзе теләп, хәрби контракт төзеп китә.

Равил — 2022 елның октябрендә, Рәшит 2023 елның октябрь аенда китәләр. Олысы — башта Таҗикстанда, аннан соң хокук саклау системасында хезмәт итсә, икенчесе Чечен Республикасында Конституцион тәртип урнаштыруда катнаша. Гөлсинә апа да:
- Мин дә улларым белән горурланам... Әмма борчылам да. Ут йотып яшим. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, — ди. Ял вакытында аның янына кайткан ике кызы — Гөлфия һәм Гөлнара да шул ук фикердә.
Алда торган зур сәяси вакыйга — Россия Федерациясе Президентын сайлауларга да үз карашы бу гаиләнең.
- Илебезнең киләчәге нык кызыксындыра безне. Сайлауларда теләп катнашабыз. Әлбәттә, һәрберебез теркәлгән җир буенча тавыш бирәбез, — диләр.

Бу хакта тулы мәкалә белән газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев