Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Хәкимҗановлар гаиләсе авылда үрнәк гаиләләрдән санала

Мәхмүт абый,Фаилә апай Хәкимҗановлар турында язып үтик әле.

Бер елга якын очрашканнан соң, 1974 елның 27 августында Мәхмүт белән Фаилә матур гаилә коралар.
Ә алар ничек танышканнар соң?
Ул елларда ,яшь укытучы кызлар,тулай торакта торганнар. Фаилә дә шул иптәш кызлары янына килгән жирдән, курыкмасын дип, аны Мәхмүт озатып куя. Һәм шуннан соң алар бергә йөреп китәләр. Кавышканнарына да быел 50 ел тула.
Шушы матур гаиләдә 2 ул,1 кыз үстергәннәр.Хәзерге вакытта 6 оныклары бар. Мәхмүт абый гомере буе,башта "Искра"колхозында,аннан районда баш мал табибы булып эшләгән.Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да,Күңгәр авылы мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасын башкарма.Фаилә апай Күңгәр урта мәктәбендә математика укыткан.
Хәкимҗановлар гаиләсе авылда үрнәк гаиләләрдән санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев