Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Туган авылым...

Рузалия Билалова иҗаты.

Тау башына салынганга,
Тукай, шулай атадың.
Беренче адымнарымны
Шул авылда атладым.
Минем авылым урамнарын
Тукай үзе таптап үткән.
Мин дә аннан калышмыйча,
Шигырьләрен ятлап үстем.
Минем авылым Каенсар!
Әлегечә яратам,
Бераз гына кайтмый торсам,
Ашкынып очып кайтам.
Мин шагыйрь дә түгел, шагыйрә дә,
Матур итеп шигырь язарга.
Ә шигырьләрем җырлар булып
Чыгарлар бит дәфтәр битенә.


ТАТАР СҮЗЕ
Татар үзе
Татар сүзле,
Татар үзе үзсүзле.
Татар үзсүзле булса да,
Үтәдер аның сүзе.
Татар телем ‒ татлы тел,
Татарчаны яхшы бел.
Бу телләр шушы чорда
Иң кирәкле белеп тор!


МИН ГАДИ АВЫЛ БАЛАСЫ
Мин бит әллә кем түгел.
Бу дөнья әби-бабайлардан калган,
Гомерләрем үтеп, берәр кайчан
Миңа да бит бер китеп барасы.
Яшик әле дөньяларда
Исән-сау, матур итеп!
Үткән гомер үтә торсын,
Сагынып искә алырлык итеп.
Ашыкмыйк әле ул дөньяларга,
Яшәргә гомер бирсен.
Гомер көзенә җитсәм дә,
Күңелемдә шатлык булсын!
Гомерләр тиз үтә бит
Ул әле сизелми дә.
Үткән гомер үтә торсын,
Без аны сизмибез дә.

КӨЗНЕҢ ҖИРДӘН КИТӘСЕ КИЛМИ
Һаман үзлеген итә:
Кичә яуган карлардан
Тамчылап, җилләр исә.
Тышка чыккач, хис итәсең
Язларга чыккан кебек.
Әмма дуслар, онытмаек,
Көздән соң кыш килер дип.
Җиребезгә матур кышлар килсен,
Тынычлык алып килсен!
Безгә бәхет теләп,
Саулыклар алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев