Роберт Миңнуллин
Кайтсам әгәр авылыма,
Чыксам әгәр болыннарга,
Әрем исе, әрем тәме —
Элек йөргән урыннарда....
Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме
Мине генә әрнетәме,
Әрем исе, әрем тәме?
Шул әремнәр исе тула
Сагыш дигән яраларга.
Яннарымда берәү дә юк,
Яралардан араларга.
Язмышларның бар ачысы
Әллә инде әремдәме?
Әллә инде мин үзем дә —
Шул әремнәр хәлендәме?
Нет комментариев