«Сәнгатькә багышланган гомер»
Бөек шәхесебез Гомәр Мәрдәнов – үз гомерен, эшчәнлеген Әтнә халкына багышлаган, халык театрын дәүләт театры дәрәҗәсенә күтәрү өчен бар тырышлыгын куйган, хөрмәт, ихтирам иткән җитәкче дә ул.
Ачы язмышлы балачак.
Чабата, башмак, галош киеп,
Атлап килдең сәнгать иленә.
Әтнәбезне син яшәттең,
Ташлап китми чит җиргә.
Сихри көчле сәнгать аша,
Халкыбызның күңелен яулап.
Әтнәбезне син яшәттең,
Әткәм-әнкәм телен саклап.
Саф татар моңнарын сузып,
Сихәт биреп җаныбызга.
Әтнәбезне син яшәттең,
Рухландырып бу тормышка.
Мәңгелек юлдашың булды,
Театр тормышыңда.
Әтнәбезне син яшәттең,
Сүрелмәс яктысында.
Бүгенге язмам герое, районыбызда гына түгел, республика күләмендә дә таныш булган – авылдашым, күршем, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Мәрдәнов турында.
Ул Иске Җогып авылында 1930 елның 15 ноябрендә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләләре кечкенә – әнисе Нәгыймә апа, 1927 елгы абыйсы Габдерәүф була. Әтиләре сугыш башланганчы ук – 1938 елда вафат була. Абыйсын 1943 елда ук ФЗӨгә алалар. Шул китүдән ул туган авылга кире әйләнеп кайтмый. Басулар буйлап нефть эзләү буенча разведкада эшләп, төрле шәһәр, авыллар аша узып, Кыргызстанга кадәр барып җитә, шунда төпләнеп кала. Гомәр абый әнисе белән генә яшәп кала. Күз алдына гына китерик. Ялгыз ана һәм сабый бала. Илдә дәһшәтле сугыш бара, ничек яшәргә, ничек тормышны дәвам итәргә? Ашау-эчү барлы-юклы, өстә сәләмә кием, аякта чабата, башмак, өйләр салкын. Мәктәптә укырга кирәк бит әле. Яшәр өчен бик иртә, ул чор балаларына Гомәр абыйга да эш тәртәсенә керергә туры килә. 1943 елда эшли башлый. Еллары нинди бит, сиңа 12 яшь тулдымы – 50 көн мәҗбүри хезмәт көне эшләү таләбе куела. Бригадир да аларны мәктәптән кайтканнарын “дүрт күз” белән көтеп тора. Колхозда нинди эш бар – барысында эшлиләр: печән чабалар, җир дә сөрәләр, чәчүен дә чәчәләр. Әлбәттә төп көч – ул гади кул, физик хезмәт һәм атлар. Атлар күтәрәмгә чыккач, үгезләр җигеп тә эшлиләр. Эшне авыр дип тормыйлар, өлкәннәр белән бергә янәшә эшлиләр. Авылдагы эшләрнең иң авыры да әниләр, хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Басуда урак уру, көлтә бәйләү, кибән кую, ашлык сугуда әвендәге эшләр, фермадагы терлекләрне тәрбияләү һәм башка авыр хезмәтләр. Кичке якта әниләре эштән кайткач, аякларындагы бозланып каткан чабаталарны салдыра алмый, аны салам яккан мичкә куеп җебетеп азаплануларын искә алсаң, йөрәкләр кысылып куя. Адәм баласы шушы авырлыкларга ничек түзде икән дип уйланасың.
Бу урында мин Гомәр абыйның сәнгатькә чишмә башының туган авылыбызда Иске Җогыпта башлануын әйтеп үтәсем килә. 1942 ел була ул. Гомәр абыйга 12 яшь. Ул елларда Яңа ел, 8 март, май, октябрь бәйрәмнәрендә концерт-спектакльләр кую гадәти хәл була. Мәктәп мөдире Тәскирә апа аны чакыртып алып: “Сиңа бер йомышым бар, әйдә клубта спектакль куябыз, син бер малай ролен уйнарсың”, – ди. Һәм ул Мирхәйдәр Фәйзинең “Киез итек” бер пәрдәлек спектакленнән Ваня исемле малай ролен башкара. Менә шушы роль аны гомергә театр, спектакль белән бәйли. Һәм ул театр сәнгате белән җенләнә. Авылдагы дус-ишләрне җыеп, мунчада спектакльләр куя башлый. Аннан авылыбыз егет-кызлары белән дә спектакльләр куя. Ул аларның җитәкчесе була.
Ул елларны искә алып Рабига апа:
– Гомәр безне сәхнәгә алып менде, ул бик актив иде, барлык яшьләрне, укучыларны актив катнаштырып, күрше авылларга да чыгышлар ясарга алып бара иде”, – дип искә ала иде.
Авылдагы ике катлы клубка мичкә салам, чыбык-чабыклар ягып булса да, юка күлмәк киеп спектакльләр уйныйлар. Аларның чыгышларын авыл халкы яратып кабул итә. Сугыш вакытлары булса да, клубка йөрүләрен ташламыйлар. Авыр еллар булса да, авыл яши, тормыш дәвам итә.
Сугыш тәмамланган 1945 елда Чембулат җидееллык мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, ягъни 15 яшеннән Иске Җогып авылында клуб мөдире булып эшли һәм 1948 елда Казандагы театр училищесына укырга керә.
Әйе, бу урында тирән уйланып нәтиҗәләр ясарга кирәк. Сәнгать-сәхнә иң авыр чакта да халыкның рухын күтәрүче, яшәтүче, юатучы, илһам чыганагы булган сәхнәгә халык тартылган. Сугыш балаларның язмышына аяусыз авырлыклар китереп, аларны яралап, сынап, ләкин алар югалып калмаганнар, сынатмаганнар. Балаларның, яшүсмерләрнең көчле рухына, ачлы-туклы булсалар да аларга физик көч кайдан килде икән? – дип уйландыра.
Әлбәттә, хәзерге буын моны белергә, бәяләргә, бүгенге тормыш белән чагыштырып нәтиҗә ясаса бик файдалы булыр иде.
Бу урында мин Гомәр абыйның балачактан халык белән узара уртак тел таба белеп, оештыру сәләтенең табигый булуын һәм барлык талантын, эшчәнлегенең халык белән аерылгысыз булуын билгеләп үтәсем килә.
Бөек шәхесебезнең эшчәнлеге – кадерле мирас ул
Мин үз тормышымда авылдашым белән гел янәшә гомер итәргә туры килде. Балачагыбыз, яшьлегебез, эшчәнлегебез – үз районыбыз Әтнәдә булды. Аның белән янәшәдә булу – зур бәхет дип саныйм, чөнки ул таянычыбыз, остазыбыз буларак, Әтнәбездә эшчәнлегебез буенча профессиональ яктан үсәргә, райондашларыбызга сәнгать аша тәрбия бирүдә зур ярдәм итте.
Бу язмамда бөек икәнен безнең сәнгать өлкәсендәге эшчәнлегендә булган кадерле мирасына тукталасым килә. Бүгенге киләчәк буын ул сыйфатларны кабул итеп, саклап, дәвам итсә – милләтебез дә туган илебез дә, сәнгатебез дә югалмас дип ышанам.
Гомәр абый Казан шәһәрендәге театр училищесында белем алганнан соң, армия сафларында хезмәт итә. Белемгә, сәхнәгә булган омтылышы, таланты аны олы сәнгать юлына алып чыга. 1955 елдан соң ул Кенәрдә мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып, 1959 елга кадәр эшли. Ә менә 1959 елдан бирле ул инде Әтнәдә хезмәт итә. Аның биредәге хезмәтләре тиңдәшсез. Мәдәният йорты директоры, режиссер, халык театры җитәкчесе һәм башка вазыйфаларны башкара.
Гомәр Мәрдәновның бик күп орден медальләре, исемнәре бар. 1968 елда ук аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясенең беренче иясе ул. Ул тәрбияләгән ничә буын артист, тамашачысы да бар аның. Әтнәне – Әтнә итеп, авыр чорда халык театры белән саклап калган. 45 елдан артык үзешчәннәр белән эшләгән, үз заманында Мәскәү сәхнәсендә чыгышлар ясаган олуг шәхес ул.
Үз гомерен, эшчәнлеген Әтнә халкына багышлаган, халык театрын дәүләт театры дәрәҗәсенә күтәрү өчен бар тырышлыгын куйган, хөрмәт, ихтирам иткән җитәкче дә ул.
Әйе, Гомәр абый чын халык артисты, режиссеры булып танылды.
Ул яшь буынны үз мисалында, үрнәгендә тәрбияләде. Кичке уеннар оештырып, мәктәп театрларында уйнап, сәхнәләрдә, әдәбият-сәнгать түгәрәкләрендә чыныгу алган нәфис сүз осталары, җырчылары исәбенә сәнгатьне тулыландырды. Әтнәләрдән илһам, дәрман алмаган мәктәп, авыл калды микән? Юк! Гомере буе сәнгатькә тугры калып, Казан арты хәзинәсен баетып, үстереп, халыкның рухын баетып яшәде ул.
Ана теле – сәнгать аерылгысыз. Акылын, хисен, үз телендә чагылдырган, яшәү рәвешен саклап калып, аны яңа буыннарга тапшыра алган, сәнгатьне кайгырткан, театр өчен яшәгән бөек шәхес иде ул. Әтнә ягының сөйләменең сафлыгына игътибар иткән, саклаган да ул дип әйтергә тулы нигез бар. Ул сөйләм теленең чисталыгына, ягымлы яңгырашына, чын татар аһәңлы булуына бик таләпчән булды. Ул өч сыйфатка – мәгънәле сүз, тавыш, хәрәкәткә бик күп игътибар биреп эшләде. Сөйләм теле тәэсирле, мәгънәле булганда гына күңелгә сеңә, тылсымлы көчкә ия була. Сәхнә аңа телебезнең көзгесе, камиллеге. Ана теле – иң нечкә хисләрне белдерә, кайгы-шатлыкларны уртаклаша. Гомәр абый – ул чын сәхнә остасы, тумыштан халыкчан, кеше җанлы, зыялы шәхес булды. Без моны тоеп яшәдек. Милләтебезгә, ана теленә, безгә тугры булуы – барыбыз өчен дә үрнәк.
Дәвамы киләсе санда.
Раушан Садыйков, Иске Җогып авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев