Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Ул Әтнәнең чын патриоты иде

Сабакташ дустым Ринат Сабиров турында язарга озак җыендым. Нәрсәдән башлап китәргә? Ә язарга кирәк.

Ринат “Әтнә таңы” гәҗите чыга башлап, беренче номерыннан алып, 2025 елның октябренә кадәр, бер номерын да калдырмыйча укып барды. “Әтнә таңы” гәҗитенең сайты барлыкка килгәч, шул сайтка кереп, ә аңарчы, әнисе янына ялга кайткач, гәҗитне кулга тотып укыды. Әнисе – Марзия апа гәҗитнең бер номерын да җуймыйча җыеп барды. Ә Ринат ул җыелган гәҗитләрне атна-ун көндә укып чыга иде. Сирәк-мирәк анда басылган минем язмалар турында фикер алышабыз. Севастопольдә укыган булса, телефоннан шалтыратып әйтә. Әтнәгә кайткач, укыганнары турында очрашып сөйләшәбез. Берничә мең чакырым читтә яшәп, “Әтнә таңы” гәҗитен шулай укып барган тагын бер кеше бармы икән? Юктыр дип беләм.


Хуш! Инде Ринатның ничек Севастопольгә килеп чыгып, анда яшәгәнен бәян итеп китик. Узган гасырның 1966-1968 елларында Олы Әтнә урта мәктәбендә параллель сыйныфларда укыдык. Ул “А” сыйныфында, күп фәннәрне русча укыды. Шуңа да Бакудагы Хәрби диңгез флотына штурманнар әзерли торган уку йортына имтиханнарны уңышлы тапшырып, җиңел керде. Бер урынга биш кеше иде дип әйткәнен хәтерлим. Укуын да әйбәт укыган. Начар укыганнарны Кара диңгез флотына җибәрмиләр. Флотның флагман корабленә эләгә. Үсә-үсә шул корабльнең “БЧ-1” (штурманская боевая часть) командиры итеп билгеләнә. Соңрак, билгеле сәбәпләр аркасында аны флот штабына штурманнарның күзәтүчесе итеп билгелиләр. Флотта егерме сигез ел хезмәт итеп, икенче рангтагы капитан дәрәҗәсендә (подполковникка тиңдәш) пенсиягә китә. Ринатның флоттагы хезмәтен бик кыска гына тасфирлап киттем. Иркенләп язсаң, үзе бер китап язарлык. Үзем дә өч елга якын Кара диңгездә хезмәт иткәнлектән, безнең уртак танышларыбыз бар, сөйләшер сүзләребез күп була иде.
Ел саен Әтнәгә кайтканда каршы алу, киткәндә озату минем вазифам булды. Бер-бер артлы булган өч операция нәтиҗәсендә соңгы биш елында кайта алмады. Кайта алмавына ковид  чире дә сәбәпче. Севастопольдән Казанга самолетлар оча башлагач, бер кайтып киләсе булыр дип хыялланган иде. Насыйп булмады. 2025 елның сентябрь ахырында арабыздан китеп барды.
Өченче октябрь көнне көн­дезге унбер сәгатьтә автоматлардан салютлар биреп җир куйнына иңдерделәр. Күмү йоласы хәрбиләрчә булды инде: формага киендереп, табутка салып.
Олы малае Рөстәмнән: “Севастопольдә мөселман зираты бар бит. 
Кәфенлеккә тө­реп, мулладан җе­назасын укытып, нигә мөселманча күм­­мәдегез?” – дип­ сора­гач, “Флот штабын­нан хәр­биләрчә күмәргә тәкъ­дим иткәч, без кар­шы килмәдек ин­де”, – диде. 
Ринатның уртанчы малае – Альфредның Россия кораллы көчләренең генераль штабында хезмәт итүе тәэсир итми калмагандыр. Ул МХОдан бары бер генә көнгә кайтып килә алган. Ринатны соңарып җирләүгә Альфредның шулай кайтуы сәбәп булган.
Ринатның әти-әнисе, гаиләсе турында язмасам – язмам тулы булмас. Әнисе Марзия апа Шәйхиева турында “Әтнә таңы”нда берничә язма басылды. Олы Әтнәнең бик тә абруйлы абыстае иде. Туксан алты яшенә җитеп бакыйлыкка күчте. Соңгы сулышына кадәр үз аңында булып, Коръән аятьләре укыды, догаларын кылды. Әрвахларга дога кылдырырга Марзия апайга киләләр иде. Һәр килгән кешенең әрвахларын калын дәфтәренә язып, теркәп бара, догасын укып багышлый. Ул исәнендә, хатыным белән мин дә аңа мөрәҗәгать итә идек. Әүлияләргә тиң иде мәрхүмә.
Ринатның әтисе Наил абый алтмыш өч яшендә гүр иясе булды. Өч хәрефле яман чир аны шулай иртә алып китте.
Марзия апайның бертуган сеңлесе үлгәч, аның балалары Раил белән Раиләне, Наил абый белән Марзия апа үзләрендә үстерәләр. Алар да кыска гомерле булдылар. Бакыйлыкка күчкәннәренә дә байтак еллар узды инде.
Ринат әбисен – Марзия апайның әнисен бик еш искә ала иде. Ул күпмедер вакыт Севастопольгә, Ринатларга да барып торган. Ринатның: “Әбинең дин юлында булуын, Коръән укыганын белгәч, Севастопольдәге мөселман кешеләре әбине өйләрендә Коръән укытырга килеп алып китәләр иде”, – дип сөйләгәне хәтеремдә калган.
Әтнәгә кайтканның икенче көнендә үк Ринат әбисе каберенә барып килә иде. Ринатның хатыны Галия белән танышулары, йөрешү һәм өйләнешүләре үзе бер тарих. Бу тарихны күпмедер күләмдә белсәм дә, бу язмамда ул тарихка тукталмас­ка исәбем. Өйләнешеп өч-дүрт ел узса да, аларның балалары булмый тора. Балалар йортыннан тәрбиягә бала алу турында уйлап йөри башлыйлар. Ринат урта диңгездә йөзгән вакытта, Галиядән йөкле булуы турында радиограмма ала. Ниһаять боз кузгала. 
Галия бер-бер артлы сигез бала таба. Кызганычка каршы, бер балалары бер айлык вакытта үлеп китә. Ә җиде баланы тәрбияләп үстерәләр. Аларның барысы да югары белем ала. Севастопольдәге Сабировлар гаиләсе турында “Красная Звезда” гәҗитендә зур мәкалә басылып чыга. Ул гәҗитне кулыма тотып укыганым бар. Журналист Кара диңгез флотында гына түгел, бөтен флот өчен уникаль очрак дип сокланып яза. Галиягә “Герой ана” исеме бирәләр.
Тормыш гел шатлыклардан гына тормый. Кайгы җиле бу гаиләне дә читләтеп үтми. Башта әниләре Марзия апайның үлеме, кече кызлары Гөлнараның фаҗигале төстә һәлак булуы, инде менә Ринатның бу якты дөньядан китеп баруы. Галиягә сабырлык бирсен дә, кайгы-хәсрәтләргә нокта куелсын. Әле оныкларын үстерешәсе бар. Оныкларын күрергә насыйп итсен. Төпчек улы Маратны башлы-күзле итәсе бар. Программист булып эшләп, Марат үзенә фатир сатып алды инде. Озакламас, өйләнер, Аллаһ боерса. Байтак еллар Әтнәдә әбисе Марзия апа белән яшәгән олы улы Рөстәм Севастопольгә кайтты. Әлегә биш бүлмәле фатирда икесе яшәп яталар. Рөстәм МХОга җыена. Документларын тапшырып, медицина тикшерүләре үтеп йөри. Исән-сау йөреп, сугышны бетереп кайтсын. Энесе Альфред белән Рөстәм Чечня вакыйгаларын узган егетләр. Нәрсәнең нәрсә икәнен беләләр. Исән йөреп кайтырлар, Аллаһ боерса. Севастопольдә эш табуы бик авыр, бигрәк тә ир кешегә. Әнисенең пенсиясенә яшәп ята алмас бит инде. Сеңелләренең үз тормышлары. Лилия югары категорияле табиб, шәһәр ВТЭК­ында эшли. Эльвира сеңлесе гаиләсе белән Новороссийск шәһәрендә яши, Кара диңгез флотының бер оешмасында хезмәт итә.
Мәскәүдән чит илләргә очкан Ленара сеңлесенә дә самолетларның һәр очракта да җиргә йомшак  утыруын насыйп итсен.
Бер сөйләшкәндә Ринат: “Рәүф, бу дөньяда бер үкенечем калды. Балаларымны татарча сөйләшергә өйрәтә алмадым”, – дигән иде. Ул Әтнәнең чын патриоты, бик тә татар җанлы кеше иде. Ринатны белгән кешеләр гәҗитне укыгач, аны исләренә төшерерләр, белмәгәннәр белеп калырлар дигән уй белән яздым.
Бу язмам Ринат дустым рухына һәм язмада телгә алынган башка әрвахлар рухына дога булып ирешсен. 
Рәүфҗан Закиров, Олы Мәңгәр авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев