24 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
«Тоннель» көтелә
Бу хәбәребез машина йөртүчеләр өчен.
-
ӘВЛ туп чөюдән туктады
“Әтнә Волейбол Лигасы уеннары тәмамланды”, – дип хәбәр итте районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.
-
Мәңгәр мәктәбенә - 100 ел
Бүген Олы Мәңгәр төп мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Иртәдән мәктәптә бәйрәм хиск һәр тарафта чагыла. Көн суык булса да, данлыклы, олуг шәхесләр биргән мәктәпкә кунаклар агыла.
-
Татарстан Республикасы буенча 2025 елда Россия Социаль фонд бүлеге 220 меңнән артык баланың ата-аналарына бердәм пособие билгеләде
2026 елның 1 гыйнварына төбәктә балалары булган 113 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие алды. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга 26 млрд. сумнан артык акча юнәлтте.
-
Әтнәгә кунаклар килде
Районыбызда кунакта – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм журналист Гөлназ Ибраһимова. Очрашуда Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе Советы әгъзалары, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре, мәдәният, мәгариф бүлеге, Г. Тукай исмендәге татар дәүләт драма театры җитәкчеләре, район имам-мөхтәсибе, «Әтнә таңы» район гәҗитенең баш мөхәррире катнашты. Төп максат – Татарстан радиосында «Татарлар: үз өемдә – үз көем» дип исемләнгән радиотапшыру әзерләү иде.
-
Ул Әтнәнең чын патриоты иде
Сабакташ дустым Ринат Сабиров турында язарга озак җыендым. Нәрсәдән башлап китәргә? Ә язарга кирәк.
-
Татарстанлыларга быелдан диспансеризация узу процедурасы үзгәрәчәк
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында быелдан диспансеризация узу процедурасына берничә үзгәреш кертелү турында сөйләделәр.
-
Татарстанда 2025 елда илкүләм проектлар кысаларында 468 объект төзелгән һәм яңартылган
2025 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда 468 капиталь төзелеш объекты төзелгән, капиталь ремонтланган һәм модернизацияләнгән.
-
Этеңне теркәдеңме инде?
Билгеле булганча, узган ел Татарстанда этләрне терки башладылар. Безнең районында да әлеге эш узган елдан башланып китте.
-
Исерекне суд куркытмый?!
Районыбыз юлларында исереклеккә шикләнелеп, кабат 1 йөртүче тоткарланган.
-
Бүген Әтнәдә салкынча аяз һава
Халык сынамышы: 24 гыйнварда каурыйсыман болытлар – иртә җәй билгесе.
-
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!
В Татарстане – наиболее выгодные условия для подписания контракта.