Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнәгә кунаклар килде

Районыбызда кунакта – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм журналист Гөлназ Ибраһимова. Очрашуда Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе Советы әгъзалары, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре, мәдәният, мәгариф бүлеге, Г. Тукай исмендәге татар дәүләт драма театры җитәкчеләре, район имам-мөхтәсибе, «Әтнә таңы» район гәҗитенең баш мөхәррире катнашты. Төп максат – Татарстан радиосында «Татарлар: үз өемдә – үз көем» дип исемләнгән радиотапшыру әзерләү иде.

Очрашу барышында иң элек Әтнә театрының директоры урынбасары Гөлүсә Батталова театр тарихы белән таныштырды. Уңышлары турында сөйләде. 

Магариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов милли мәсьәләләргә тук тукталды. Үзенең фикерләрен җиткерде. 

- Тугаң телне Ана теле, дибез. Ул безнең әниләребез. Телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләрңе, динебезне саклауда әниләр белән эшләү кирәк, дип саныйм, - диде.

Ирек Илдус улы Әтнә районының милли тормышына югары бәя бирде.

Ул районда татар телен саклау һәм үстерү буенча алып барылган эшләрне ассызыклады, милли гореф-гадәтләрне торгызу һәм үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп узды. Шулай ук, Ирек Илдус улы Әтнә театрының эшчәнлегенә аерым тукталды, аның татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешен зур дип бәяләде.

Очрашуда район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина, "Ак калфак" хатын- кызлар иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Раилә. Галиева да үз чыгышлврында башкарылнан эшләргә, үткәрелгән чараларның максатларына тук ти алдылар.

Очрашу барышында Гөлназ Ибраһимова радиотапшыру өчен кызыклы мәгълүмат туплады. Ул район халкының милли үзаңын саклау, туган телгә карата мәхәббәтен арттыру мәсьәләләре белән кызыксынды. Журналист җирле халыкның фикерләрен өйрәнеп, аларның милли мәдәниятне саклауга керткән өлешен билгеләп узды.

Район җитәкчелеге кунакларга Әтнә районының истәлекле урыннарын күрсәтте. Бәрәскә авылындагы таш мәчет – тарих һәм архитектура һәйкәле буларак зур кызыксыну уятты. Мәчетнең тарихы, аның төзелеше, дини һәм мәдәни әһәмияте турында мәгълүмат бирелде.

Кунаклар Әтнә районы белән танышудан канәгать калдылар. Алар районда милли мәдәниятне саклау һәм үстерү буенча зур эш алып барылуын билгеләп уздылар

Кунаклар район халкына милли гореф-гадәтләрне саклау, туган телне өйрәнү һәм үстерү юлында уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев