Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

10 апрельдән – 16 апрельгә кадәр

Кучкар

Бу атнада иң мөһим бурыч булып шәхси тормышыгызны җайлау тора. Төрле вакыйгалар булуы ихтимал. Нәрсәгә генә алынсагыз да, сабырлык һәм тырышлык сорала. Эшкә чумып, гаиләгезне игътибарсыз калдырмагыз. Якыннарыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз.

Үгезбозау

Сездән тыйнаклык һәм ягымлылык таләп ителә. Бу аеруча якыннарыгыз белән аралашуда мөһим булачак. Бәхәсләрдән качмагыз, ә фикерегезне тыныч кына җиткерергә тырышыгыз. Сезнең уңышларыгыз игътибарсыз калмаячак.

Игезәкләр

Сез игътибар үзәгендә булачаксыз. Эшлекле мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе финанс керемендә чагылыр. Килеп туган проблемаларны үзегез хәл итәргә тырышыгыз, берәүдән дә киңәш һәм ярдәм көтмәгез. Бу атна уку, мәгълүмат җыю һәм анализлау өчен яхшы.

Кысла

Сезне уңышлы атна көтә. Бар эш тә җиңел биреләчәк. Сезнең өчен катлаулы булган сорауларга да җавап табарсыз. Кызыклы эшләр белән шөгыльләнә башларсыз, яңа хобби да барлыкка килергә мөмкин. Йолдызлар сезгә бер эшне ташлап, икенчесен башлап йөрмәскә киңәш итә.

Арыслан

Вак-төяк мәсьәләләргә дә җитди карагыз, хәзер бу бик мөһим. Сез күпләрдә яхшы тәэсир калдырасыз, хәтта бик таләпчән кешеләргә дә ошарсыз. Атна эш, бизнес белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен бик тә уңайлы булачак. Керемнәрегезне арттыру мөмкинлеге дә туарга мөмкин.

Кыз

Эшлекле атна булачак. Идеяләрегезне җитәкчегез һәм хезмәттәшләрегез алдында әйтергә курыкмагыз. Уйлаганнарыгыз турында сөйләгез, сезне барысы да хуплар. Бу атнада көтелмәгән чыганаклардан акча керергә мөмкин. Якыннарыгызга игътибарлы булыгыз.

Үлчәү

Бу атнада сездән кыюлык, тәвәккәллек таләп ителә. Кисәк килеп чыккан проблемаларны шул рәвешле генә хәл итә алырсыз. Өйдәге мәшәкатьләр дә бик күп вакытыгызны ала. Шулай да, күптән көтелгән куанычлы хәбәр алырсыз.

Чаян

Кемдер зур проблема итеп кабул иткән авырлыкларны да үз файдагызга борып җибәрә алачаксыз. Үткен акылыгыз һәм эчке сиземләвегез максатыгызга ирешүдә ярдәм итми калмас. Атнаның уңышлы узуы үзегездән тора.

Укчы

Тормышта уңышка ирешү өчен кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз. Эчегезне тырнап, күптән борчыган сорауларыгызга үзегез үк җавап таба алырсыз. Өйдә тавыш чыкмасын дисәгез, иң яхшысы – бер-береңә юл кую. Нәтиҗәсе, әлбәттә, озак көттермәс.

Кәҗәмөгез

Бу атнада йолдызлар бетмәстекәнмәс көч-энергия, тәвәккәллек вәгъдә итә. Максатларга ирешү өчен менә дигән мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Бик авыр сыман тоелган эшкә алынырга да курыкмагыз. Гаиләгә, балаларыгызга игътибарны киметмәгез.

Сукояр

Тәвәккәллек күрсәтсәгез, максатларга җиңел ирешерсез. Йолдызлар бу атнада дусларыгыз белән аралашуны киңәйтергә, яңа кешеләр белән танышырга киңәш итә. Бу тормышыгыздагы бертөрлелектән дә котылырга ярдәм итәр.

Балык

Романтик мөнәсәбәтләр чәчәк ата. Мөгаен, көтелмәгән очрашуга чакырырлар яки яраткан кешегездән бүләк алырсыз. Хыялый булуыгыз эштә бераз комачаулар, шуңа күрә артык җитди проектларга алынмавыгыз хәерле. Финанс кереме көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев