Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елда Татарстанда илкүләм проектларга 25,5 млрд сум биреләчәк

2024 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру 25,5 млрд сумга бәяләнә. Бу хакта республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган илкүләм проектларны тормышка ашыру агымдагы елда да дәвам итәчәк. 2024 елда Татарстанда 13 илкүләм проект кысаларындагы чараларны финанслау 25,5 млрд сумны, шул исәптән федераль бюджеттан 14,1, Татарстан бюджетыннан 11,4 млрд сумны тәшкил итте», – дип сөйләде Гела Герасимова.

Акчаның күп өлеше «Имин һәм сыйфатлы юллар» (гомуми чыгымнарның 33 проценты), «Сәламәтлек саклау» (14 процент), «Экология» (20 процент) илкүләм проектларын тормышка ашыру өчен кирәк. Акчалар төбәк һәм җирле юлларга, Иделне савыктыруга һәм урманнарны саклауга, беренче медицина ярдәме күрсәтү системасы үсешенә, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары белән көрәшүгә тотылачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев