Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

2026 елда Татарстан коммуналь челтәрләрне модернизацияләүгә 2,5 млрд сум алачак

Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

2026 елда Татарстан «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә федераль бюджеттан 2,5 млрд сум алачак. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

«2026 елда федераль программаны гамәлгә ашыруга 2,5 млрд сум каралган. Сумма 2025 ел белән чагыштырганда азрак якка үзгәртелгән, чөнки планлаштырылган чараларның бер өлешен без агымдагы елда ук тиз темплар белән башкардык», – дип сөйләде министр.

Челтәрләрне яңарту өчен республика бюджетыннан да акча кулланылачак. Аларны 2025 елдагыдан да ким булмаган күләмдә бүлеп бирү планлаштырыла – ягъни 8,5 млрд сум һәм аннан да күбрәк, – бу хакта «Татар-информ» яза

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев