Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

2026 елда Татарстанда яшәү минимумы: ничә сум һәм нәрсәгә йогынты ясый

Татарстанда киләсе елга яшәү минимумы күләме билгеләнде. 2026 елда ул халыкның төрле категорияләре өчен нинди булачак – «Татар – информ» материалында.

Нәрсә ул яшәү минимумы?

Яшәү минимумы – ул кешегә төп тормыш ихтыяҗларын каплау өчен кирәкле билгеләнгән сумма. Гади генә әйткәндә, бу – икмәк, сөт, шикәр, май, яшелчә һәм җиләк-җимеш кебек кирәкле азык-төлек продуктларын сатып алырга, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләрне дә кертеп, төп хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирә торган минималь керем.

Яшәү минимумы нәрсәгә йогынты ясый?

Социаль пособиеләр, стипендияләр һәм кайбер башка түләүләр яшәү минимумы күләменә бәйле. Ул халыкның төрле төркемнәре өчен аерым билгеләнә, чөнки өлкән кешенең, баланың һәм пенсионерның ихтыяҗлары сизелерлек аерыла.

Татарстанда яшәү минимумы

Яшәү минимумы күләме ел саен яңадан карала һәм алдагы ел күрсәткеченнән түбән була алмый. Һәр төбәк аны, үзенең социаль-икътисади шартларыннан чыгып, мөстәкыйль билгели.

2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда яшәү минимумы 1 025 сумга артачак, ул 16 098 сум тәшкил итәчәк.

2026 елга түбәндәге яшәү минимумы билгеләнде:

Татарстанда гомуми яшәү минимумы – 16 098 сум;

хезмәт яшендәге гражданнар өчен – 17 547 сум;

пенсионерлар өчен – 13 844 сум;

балалар өчен – 15 615 сум.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев