Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

50 ел бергә алар тату гомер кичерәләр

2024 ел гаилә елы дип игълан ителде.

Күшәр кызы Наҗия белән Түбән Шашы егете Мәхмүт Галиевны, чын мәгънәсендә, сәхнә, үзешчән сәнгать таныштырган дисәң дә, ялган булмас. 1973 нче елда Арчада үткәрелгән смотр концертында бергәләп чыгыш ясаган алар. Жырчы, биюче кызга репетицияләр вакытында ук гашыйк булган Мәхмүтнең кайтканда урыны "ялгыш кына" Наҗия белән туры килә. Шул ук көнне егет кызны озата кайта һәм инде алар башка аерылмыйлар.
Туй алдыннан, бөтен шартын туры китереп, яучы килү, кияү төшерү, кияү мунчасы кебек борынгы йолаларны төгәл үтәгәннән соң, 1974 нче елның 24 декабрендә зурлап туй итәләр алар. Киленне, сандыклары белән бергә төяп, кайната буласы кеше самосвал белән алып менә. Туйдан бер генә фото да сакланмаган. Югыйсә, фотограф аларны утыртып та, бастырып та, алдан да, яннан да төшергән була. Тик ахырдан, фотографның плёнка куярга онытканлыгы ачыклана.
Яшьләрнең бәхетенә ул гына киртә була алмый. Менә 50 ел бергә алар тату гомер кичерәләр. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары бар.
Мәхмүт абый гомер буе күмәк хужалыкта экономист, баш бухгалтер вазыйфасын башкарган.
Наҗия апай башта банкта, аннан күп еллар буе авыл советында баш бухгалтер, соңрак Госстрахта иминиятләштерү агенты булып эшләгән. Тормышлары - күпләргә үрнәк.
Мәхмүт абый, Наҗия апа!
Киләчәктә дә бер-берегезгә терәк булып, балаларыгыз, оныкларыгыз янәшәсендә бәхетле, сәламәт озын гомер кичерсәгез иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев