Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алимент түләү буенча

Закон буенча әти­әниләр балигъ булмаган балаларын үзләре карарга тиеш. Балигъ булмаганнарны карау тәртибен һәм формасын әти­әниләр үзләре билгели.

Гамәлдәге кодексның 16 бүлеге нигезендә әти һәм әни алимент түләү буенча килешүне дә үзара хәл итүгә хокуклы. Әгәр әти яки әни бала карау буенча (бу очракта алимент күздә тотыла) үз бурычларын тиешенчә үтәми икән, бу максатта каралган акча суд аша эзләтеп алына. Алимент түләргә тиеш затның гаебе белән баланы карау буенча бурыч хасил булган очракта, гаепле кеше үзара килешүдә күрсәтелгән тәртиптә җаваплылыкка тартыла.

Әлеге бурыч башка сәбәпләр буенча – мәсәлән, хезмәт хакы вакытында түләнмәү, банк тарафыннан өзеклек кертелү, яисә, алимент суммасы дөрес исәпләнмәгән очракта түләүчене җаваплылыкка тарту мөмкин түгел.

Баланы законлы караучы баланы карау буенча алимент түләргә тиешле заттан алиментны вакытында түләүне таләп итеп судка мөрәҗәгать итә ала. Судка мөрәҗәгать итү өчен территориаль суд приставлары-башкаручылары хезмәтендә алиментны эзләтеп алу буенча «постановление» алу кирәк. Әлеге документта бурычның күләме һәм күпме вакыт түләнмәгән булуы күрсәтелә.

Алимент суд карары нигезендә эзләтеп алынган очракта, түләнмәгән һәр көн өчен алиментның гомуми суммасының 1\10 проценты күләмендә расчет ясала.

Бу очракта тиешле сумманы мәҗбүри рәвештә эзләтеп алу каралган.

Әтнә район суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев