Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Алмаз Хәмзин: “Әтнә көе – үзенчәлекле”

Әтнәгә мәртәбәле кунаклар – Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев һәм Алмаз Хәмзин килде

 Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы китапханәсендә “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре белән очрашу уздырдылар. 
Хәмит Бадиков
Кунакларны күзаллауга ук очрашуның кай тирәдә тибрәнгәнен аңлагансыздыр инде?! Әлбәттә иҗат, шигырь язу, бу өлкәдәге куанычларыбыз һәм проблемаларыбыз турында иде ул. Районыбызның “Күңел чыңы” берләшмәсе, уку йортындагы студентларның әдәби түгәрәге чыгышлары аны тагын да баетты. Әлбәттә, беренче чиратта кунаклар чыгышы бу очрашуның дәрәҗәсен, курыкмыйча әйтергә була, күкләргә күтәрде.
Әйтик, Алмаз Хәмзин очрашуда катнашучылар белән, ә анда студентлар шактый иде, үзен бик оригиналь жанрда таныштырды. Автобиографияне шигъри юллар аша сөйләүләрен ишеткән бар... аны бит әле Алмаз Хәмзин кебек артистлык осталыгын кушып бирә белергә кирәк. Анысы да бер хәл, аның автобиографик шигырендә фәлсәфи мәгънә ярылып ята иде! Бу уңайдан аның: “Еш кына, хәзер Тукай, Такташ кебек яза белмиләр, диләр”, – диюенә каршы: “Сезнең шигырьләрегез дә хәзерге заман өчен шул ук дәрәҗәдәге мөһимлеккә ия”, – дияргә була.
Мәкалә темасын ачканда ук, аның «Әтнә көе» турындагы фикерен чагылдырдык. «Әтнә көе»н яхшы белә генә түгел, җырлап та күрсәтте әле ул. “Андый җырны язу бик кыен, искитәрлек югарылыкта ул”, – дип ассызыклады.
Кыскасы, Алмаз Хәмзин үз шигырьләрен сөйләгән саен көлдек – көлдерә белә, чөнки юмор остасы, аның шигъри әсәрләре яңгыраган саен уйландык – уйландыра торган әсәрләр иҗат итә, логик фикерләүгә этәрә, ә ул баянын сузып җырлаганда телсез калып, авызларны ачып тыңладык – сайлаган булса, киләчәктә иң оста җырчыларның берсе булыр иде, мөгаен. Ә ул сөйләгән мәзәкләр әле дә колак төбендә тора...
Вакыйф Нуриев турында да белмәүчеләр сирәктер. Арча районының «Сеҗе авылы»нда туып-үскән ут күршебез “Казан утлары”ның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Хезмәт юлын әле студент вакытта ук башлап, газета-журналларның төрле бас­кычлары аша үтеп, бүгенге югарылыкка күтәрелгән шәхес ул.
Ә Рафис Корбан ун еллап элек Татарстан Язучылар берлеген җитәкләде. Ул да безнең якташ – Кече Битаман авылында туып-үскән.
Аларны “Казан утлары” журналы берләштерә һәм уртаклыклары – барысы да бик күп әсәрләр авторлары. Дәүләт бүләкләре, башкарган хезмәтләре турында аерым әйтеп тору да кирәкмәс...
Янә очрашуга кайтсак, безнең иҗат осталары чыгышларын да кунаклар ихлас яратып, сок­ланып тыңладылар. Кем белә бит, бәлки, алар хәер-фатихасы белән араларыннан бик оста иҗат әһелләре чыгар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев