Алтмыш еллык сөенечле һәм яралы парлы гомер
Әйшияз авылында яшәүче Габдуллаҗановлар 1961 елны никахлашалар
“Фермада берәүне үгез сөзгән”. Кечкенә чагым булса да, бу процессны кат-кат күз алдына китереп, нык күңелсезләнеп йөрүем әле дә истә.
Әйшияз авылында яшәүче, элек фермада эшләгән Гарифҗан Габдуллаҗанов белән иң элек шушы очракны искә алдык.
– Булды андый хәл, мине сөзде ул, колхозның нәсел үгезе кардада тәгәрәтеп йөртте. Ул вакытта 33 яшь иде миңа, күз алдыннан бөтен гомер юлым узды: үлүем шушы икән дип уйладым... Гомерең бетмәсә, яшисең икән ул, – дип көрсенә әңгәмәдәшем.
Бер тоннадан артык гәүдәле нәсел үгезе, кичке савым вакытында кардадагы сыерлар арасында ни сәбәпледер “котырып” йөри. Савымчылар үз сыерларын куып алып килергә куркалар, хәтта. Фермада эшләүче терлекче – яшь, таза ир-ат аларга булышырга алына.
Тик үгез курыкмый, кинәт мөгезләрен алга ташлап Гарифҗан абыйга таба сикерә. Үгез беренче тапкыр төртүгә үк, үз халәтеннән чыгып, муен тирәсендәге сөякләренең, кайбер кабыргаларының сынуын аңлый ир-ат. Ә үгез туктарга уйламый. Җиргә ауган гәүдәне мөгезе белән сөзәргә җайсыз булгачмы, борыны белән төртә.
“Кардада тагарак сыман махсус арба бар иде. Ничектер җае килде дә, шуның астына шушып кердем. Үгез исә мине аннан да аягы белән тартып чыгарырга тырышты. Ул арада мәрхүм Бәгъдәнур каян тапкандыр, чыбыркы шартлата башлады, ә үгез чыбыркы тавышыннан курка. Нәтиҗәдә, мине калдырып сыерлар янына, уртага кереп китте”, – дип искә ала ул. Шуннан 6 ай дәвамында дәвалана. “Башта Күлле Кимедәге больницага алып менделәр, аннан Олы Әтнәгә озаттылар. Бер ай – чалкан, бер ай йөзтүбән яттым. Кыскасы, яңадан “җыйдылар” мине”, – ди.
Әлеге мәкаләнең кереш өлеше булды бу.
Әйшияз авылында гомер кичерүче Кафия һәм Гарифҗан Габдуллаҗановларны язуымның сәбәбе башка – быел аларның бер гаилә булып яшәвенә 60 ел булган!
– 1961 елның 3 апреле көнне Ары авылының данлыклы мулласы Кәшиф никах укыды безгә. Чөнки мин үзем дә Арыдан, “Мүкри”дә туып-үстем. Ә рәсми рәвештә олы улыбыз тугач, 1962 елның 25 маенда...
Тулырак газета битләреннән укый
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев