«Ашыт» тыюлыгы белгечләре - Яңа Шашы мәктәбендә
Хәбәрләр

«Ашыт» тыюлыгы белгечләре - Яңа Шашы мәктәбендә

«Ашыт» тыюлыгы белгечләре Рәшит Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Абдрахманова Яңа Шашы мәктәбендә кунакта булдылар.

Балалар "Кызыл китап»ка кертелгән үсемлекләр, кош-корт,  җәнлекләр белән таныштылар.

Мондый территорияләрнең ни өчен төзелүен, иң мөһиме, әйләнә-тирәбездәге табигатьне саклау һәм аның байлыкларын саклау никадәр мөһим булуын аңлаттылар. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.

Тыюлык белгечләренең эшчәнлеге һәм үткәрелә торган конкурслар белән таныштырдылар.  


Нет комментариев