Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары төркеме Казан вертолет заводында булды
Хәбәрләр

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары төркеме Казан вертолет заводында булды

17 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары төркеме Казан вертолет заводында булды.

Завод хезмәткәрләре аларга һөнәри юнәлеш буенча экскурсия уздырдылар. Экскурсиянең максаты заводка яшьләрне җәлеп итү. Студентлар кызыксынып 3 төрле вертолет җыелганны өйрәнделәр. Соңыннан аларга истәлек календарьлар бирелде.


Нет комментариев