18 октябрь көнне узачак бәйрәм уңаеннан «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгендә квист-квест исеме астында әти һәм аның кечкенә улыннан торган командалар бәйгесе узды.
Бәйгене ачып җибәреп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов 12 мәктәптән 13 командага үз хәер-фатихасын бирде, һәрберсенә уңышлар теләде.
Кыскасы, алдан билгеләнгән 8 "станция"дә төрле юнәлештәге биремнәрне Олы Әтнәдән Илфар һәм Ильвир Хәбибуллиннар, Күәмнән Искәндәр һәм Илназ Хәсбиуллиннар, Түбән Көектән Дамир һәм Таһир Галиәхмәтовлар, Олы Мәңгәрдән Илфат һәм Кәрим Галиевләр, Күлле Кимедән Марат һәм Сәит Паутовлар, Күшәрдән Азат һәм Азамат Хөсәеновлар, Күңгәрдән Рафил һәм Ваһит Сибагатуллиннар, Иске Өҗемнән Рифат һәм Ризат Гәрәевләр, Олы Бәрәзәдән Раил һәм Расүл Зариповлар, Яңа Шашыдан Рәдис һәм Инсаф Гәрәевләр, Олы Әтнәдән Радик һәм Самат Шәрәфиевләр, Комыргуҗадан Илшат һәм Самат Сибгатуллиннар, Олы Әтнәдән Альмир һәм Алмаз Хөсәеновлар узып, үз араларыннан иң-иңнәрне ачыкладылар.
Фоторепортаж
Нет комментариев