Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә Бруцеллез. Диагноз расланды

“Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә килеп туган вәзгыять хакында хәзер иренмәгән һәркем үзен зур белгеч сыман итеп сөйли.

Дөресме ул, күпме өлеше дөреслеккә туры килә, әллә тулысынча диярлек гайбәтме — тизрәк нидер сөйләп исемен тарихка кертергә тырышучылар бик күп. «Әтнә таңы» — гайбәт туплаган «желтая пресса» түгел, шөкер. Дөреслекне район Ветеринария станциясе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Сәмигуллиннан белешеп, укучыларыбызга җиткерергә булдык.
Республиканың тирә-як районнарында да әледән-әле ящур, дерматит, кош гриппы ише чирләр кабынып тора. Кызганычка каршы «бруцеллез» исемле яман чир безнең дә бер күмәк хуҗалыкта расланды. Шөкер, башкаларда юк.
«Тукай» буенча диагноз расланды, бу хакта республикадагы җитәкчеләр хәбәрдар. Биредә хәзер карантин игълан ителде. Монда барлык терлекләр дә суелачак. Терлекләрне кая җибәрү мәсьәләсе әле хәл ителеп бетәсе бар, ул махсус комиссия тарафыннан инструкция нигезендә карала. Чирне Тукай хуҗалыгы территориясеннән читкә чыгармас өчен, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының 533нче боерыгы нигезендә тиешле чаралар күрелә. 
Сөтне сату анализ әзер булу белән туктатылды, ул дезинфекцияләнә һәм утильләштерелә. Саклык йөзеннән районның барлык терлекләре дә бруцеллезга тикшерелә.
Калган хуҗалыкларның да сөте тикшерелде, анализлары чиста. Шулай ук терлекләрнең каннарын тикшерү башлана. Шул ук вакытта Әтнә авыл җирлегенә кергән авыллардагы терлекләрнең дә каннары тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев