2027 елда больничный өчен максималь түләү күләме 7,9 мең сумга кадәр артачак
Хәбәрләр

2027 елда больничный өчен максималь түләү күләме 7,9 мең сумга кадәр артачак

Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Коломейцев сөйләгән.

Коломейцев әйтүенчә, 2026 елда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме бер көнгә 6827,4 сум тәшкил итә, ә 2027 елда ул 7860 сумга кадәр үсәчәк. Аның сүзләренчә, пособие күләме стажга һәм уртача хезмәт хакына бәйле.

Депутат билгеләп үткәнчә, түләү күләме хезмәт стажына бәйле: стаж биш елдан кимрәк булганда пособие уртача хезмәт хакының 60 процентын тәшкил итә, биш елдан сигез елга кадәр – 80 процент, ә сигез елдан артык стажы булган россиялеләр тулы түләүгә исәп тота ала.

Аның сүзләренә караганда, исәп-хисап өчен авыру башланган елга кадәрге ике календарь ел өчен уртача хезмәт хакын алалар. Мәсәлән, әгәр больничный 2026 елда алынган икән, аның буенча түләүләр 2024 һәм 2025 еллардагы керемнәрдән чыгып исәпләнә, шул исәптән башка эш бирүчеләрдәге эш вакыты да исәпкә алына.

Татар-информ


Нет комментариев