Хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк?
Кирәк сөю, матур сүзләр, терәк кирәк!
Күңеле тулып, бераз елап алган чакта,
«Нәрсә булды матурым?» — дип сорау кирәк!
Хатын-кызга бәхет өчен бала кирәк!
«Балам!» диеп, — «Багалмам» — дип типсен йөрәк!
Тигез тормыш... имин көннәр... җан сихәте,
Хатын-кызга күп кирәкми... бик аз кирәк!
Нет комментариев