Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәдә күбесе уңай хәл ителгән

Дәүләт хезмәтләрендә безнең район буенча теркәлгән мөрәҗәгатьләр турында бу мәкалә.

Махсус порталдан күрен­гәнчә, элекке айлар белән чагыштырсак, соңгы арада райондашларыбызның зар-үтенечләре күбәйгән.
Агымдагы елның соңгы 2 аенда гына да әтнәләрдән 15 шикаять-үтенеч теркәлгән. Июнь ае нәтиҗәләренә күз салыйк.
Югары Көек авылыннан Динар С. агач ботакларының электр чыбыкларына тиеп торуы турында яза.  Моның кыска ялганышка китерүе, нәтиҗәдә, янгын чыгу мөмкинлеге турында без әйтмәсәк тә беләсез. Шөкер, проблема хәл ителгән. Бу очракта вакытында мөрәҗәгать иткән авторга зур рәхмәт.
Шул ук көнне Чишмәле Саптан Раил М. авыл кибете янындагы урам этләреннән зарлана. Башкарма комитет җавабыннан күренгәнчә, ул этләрне җыеп киткәннәр. Шушы ук автор авыл урамына яктылык җитмәү турында да яза. Бу очракта мөрәҗәгатькә: “Мотивированный отказ” килгән. Чөнки бүгенге көндә бер багана аркылы һәммәсендә дә электр уты яна.
Ә менә Күңгәр авылыннан Гөлнара К. асфальт юлларның коточкыч начар булуыннан зарлана. “Ямаулы юл кабат чокырга әйләнеп, кайбер урын шундый хәлдә, хәтта машина көпчәгенә, “ходовой”ларга зыян килергә мөмкин”, – дип яза ул. Җавапта: “Бу юлга кабат асфальт җәю 2026 ел планына кертелгән”, – диелгән. 
15 июнь көнне Олы Әтнә авылыннан Рамил Р. район үзәгенең Казан урамындагы чүп-чар контейнерларын чистартмау­га зарланып язган. Җавапта районның башкарма комитеты контейнер мәйданының чистартылуы турында хәбәр иткән. Хәтерлисездер, бу хакта “Әтнә таңы” да берничә тапкыр язып чыкты. Фотосурәте белән хәтта. Монда кемдер зур ботакларны, чыбык-чабыкларны чыгарып өйгән. Ә бит ботак, төзелеш материалы, чәчәк һәм бәрәңге саплары каты көнкүреш калдыгы саналмыйлар. Димәк, тирә-яктагыларга “төкереп караучы” мондый затларны ачык­ларга һәм җавапка тартырга кирәк. Тиздән бәрәңге алу чоры башлана. Бәрәңге, чәчәк сапларын тагын шунда чыгарып салырлар мөгаен... Ашаган табакка башка бер җирдә дә төкермиләрдер ул.
Күәм авылыннан Г.З. бу өлкәдә бик актив булып чыкты. Беренче мөрәҗәгатендә авылның Коммуна урамында ясалма тигезсезлек булдыруны сорап язган ул. “Урамда балалар белән йөреп булмый. Аны өч җирдә урнаштырсагыз иде”, – дип тә сорый ул. Район башкарма комитеты җавабыннан күренгәнчә, бу урамда ясалма тигезсезлек булдыру планы быелгы программада каралмаган. Әмма киләсе ел программасын төзегәндә, бу мөмкинлек тә каралачак. 23 июнь көнне шул ук Г.З. Күәм авылы аша узучы олы юлны яктырт­мауга зарланып яза. Шөкер, проблема уңай хәл ителгән. Шул ук көнне ул Күәм авылы буенча тагын бер кимчелекне чагылдырган: “Авылны тулысынча диярлек борщевик үләне каплады”, – дип зарланган. Җаваптан күренгәнчә, борщевик күп җирдә чабып чыгылган.
Комыргуҗа авыл җирлегеннән Диләрә И. Төрекләр авылындагы балалар уйный торган комлыкта – ком булмауга, шулай ук авыл янында чүп-чар, мал-туар калдыклары булу турында язган. Янә шөкер дияргә кирәк – бу проблемаларның икесе дә уңай хәл ителгән.
Июнь ае ахырында Олы Әтнәдән Диана С. чүп-чар җыеп алып китүче машинаның Зилин урамына кермәвенә зарланып мөрәҗәгать иткән. Башкарма комитет җавабында бу проблеманың да уңай хәл ителүе турында хәбәр ителгән.
Комыргуҗадан Булат Г. авыл янында шакшы, тайгак булуын язган. “Бу участоктан узганда 10 км/сәг тизлек белән генә барырга кирәк, ә анда 60 км/сәг тизлек белән бару да рөхсәт ителә. Өстәвенә, бу юл мәктәпкә илтүче төп трасса. Шакшыны фермадан тракторлар алып чыга”, – ди ул. Башкарма комитет хәбәр итүенчә, проблеманы уңай хәл иткәннәр, шулай ук күмәк хуҗалык җитәкчелеге дә кисәтелгән.
Июль ае башында райондашыбыз Айрат Б. Кызыл Утардан Кышлауга илтүче бердәнбер юлның начар халәттә булуы турында язган. “Ул юлга ремонт кына түгел, асфальт кирәк”, – дип аның фикерен хуплаучылар да шактый. “Главтатдортранс” җавабында: “Бу юлда вак таш түшәү планлаштырылган”, – диелгән.
19 июль көнне Илнур К. Олы Әтнә зираты янында чүп-чар күче оешуга борчылуын белдергән. Башкарма комитет җавабында проблеманың уңай хәл ителүе хакында язылган.
Июль ахырында Айрат Б. Яңа һәм Иске Өҗемнәр арасындагы юл буйларында куе булып куак­лыклар, озын үләннәр үсүе турында язган. Аның фикерен хуплап: “Кайбер урында кара-каршы килгән машиналар уза да алмыйлар... Яңгырдан соң ул юл бик озак кибә”, – дип тә язганнар. Әлеге мөрәҗәгать “В работе” стадиясендә. Озак­ламыйча уңай хәл ителер дип өметләник.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев