Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Әтнәдә шәхси техникаларга техосмотрлар дәвам итә

Иске Җогып һәм Иске Өҗем авылларында шәхси хуҗалыкларда куллануда булган трактор һәм прицепларга техник караулар булып үтте.

Барлыгы 16 берәмлек техника каралды, машиналарның техник халәте , документлары, тракторист-машинист таныклыклары тәртиптә булуы тикшерелде, булган кимчелекләрен тиз арада бетерү кирәклеге ассызыкланды. Ахырдан техника хуҗалары белән профилактик әңгәмә үткәрелеп, техниканы кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлүенең мөһимлегенә басым ясалды.

Документларның, махсус таныклыкларның тикшерелүе — бу, законнарны һәм нормативларны үтәүнең мөһимлеген ассызыклый. Тракторист-машинистның тиешле квалификациясе булуы — ул, билгеле бер дәрәҗәдә, эшчәнлекнең сыйфатын гарантияли.

Профилактик әңгәмәләр уздыру — бик мөһим адым. Алар, техника хуҗаларына куркынычсызлык кагыйдәләренең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын истәренә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев