Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Бүген -әтиләр көне

Россиядә Әтиләр көнен ок­тябрьнең өченче як­шәм­бесендә билгеләп үтә­ләр.

 Быел бу көн 19ына туры килә. Бу көнне әтиләрне генә түгел, бабайларны, абыйларны-балалар тәрбияләүче һәм аларга үрнәк күрсәтүче барлык ир-атларны да котлыйлар.

Әтиләр көне белән кадерле әтиләр! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, иминлек һәм шатлык телибез. Әти булу – зур җаваплылык, әмма шул ук вакытта олы горурлык та. Сез – гаиләнең терәге, яклаучысы, акыллы киңәшчесе һәм иң якын дусты.

Балаларыгызның һәрвакыт сезнең белән горурлануын, сезне яратуын һәм хөрмәт итүен телибез. 

Бу көнне сезне якыннарыгызның игътибары һәм җылысы белән уратып алсын. Өйдә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрсен, ә күңелдә якты хисләр һәм шатлыклы мизгелләр генә булсын. Сез моңа лаек!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев