«Буыннар хәтере: тарихтан символга»
«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Күәм авыл китапханәсендә Җиңү көненә багышланган патриотик чара уздырылды.
Чарада Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты.
Чара барышында укучылар белән дәһшәтле сугыш еллары, авылдашларының фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары һәм тиңдәшсез хезмәтләре турында сөйләштеләр. «Җиңү мирасы: хәтер һәм дан» исемле күргәзмә-инсталляциясе белән таныштылар.
Соңыннан укучылар өчен Георгий тасмасыннан күкрәк билгесе ясау буенча осталык дәресе үтте. Чарада катнашучылар Георгий тасмасының тарихы, әһәмияте, аны тагу кагыйдәләре белән таныштылар, күкрәк билгесе ясау серләренә төшенделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев